Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр туберкулездан сакланырга тиешләр

Узган елда Чирмешәндә 11396 флюорографик тикшерүдән соң туберкулез йоктырган өч кеше беленгән. Районда барлыгы 11кеше актив авыручы буларак исәптә тора. Бу чирне иртәрәк ачыклау авырудан тизрәк һәм тулысынча арыну мөмкинлеге бирә, диләр белгечләр. -Безнең район туберкулез буенча чагыштырмача имин булып, республика рейтингында "яшел зона"да торса да, чирне киметүгә комачаулаучы кайбер...

Узган елда Чирмешәндә 11396 флюорографик тикшерүдән соң туберкулез йоктырган өч кеше беленгән. Районда барлыгы 11кеше актив авыручы буларак исәптә тора. Бу чирне иртәрәк ачыклау авырудан тизрәк һәм тулысынча арыну мөмкинлеге бирә, диләр белгечләр.


-Безнең район туберкулез буенча чагыштырмача имин булып, республика рейтингында "яшел зона"да торса да, чирне киметүгә комачаулаучы кайбер проблемалар юк түгел, - ди район үзәк больницасы табиб-фтизиатры Дамир Мингатин. -Әйтик, якташларыбыз арасында инде ничәмә еллар флюорографик тикшерүдән баш тартучылар бар, моның белән алар үзләренә генә түгел, башкаларның да тормышына куркыныч тудыралар. Аннан соң, экономияләү максатында кайбер фермерлар, эшмәкәрләр тору урыны булмаган, медицина тикшеренүе узмаган - яктан килгән кешеләрне эшкә яллыйлар. Бу да эш бирүченең үз гаиләсе, күршеләре, шунда эшләүчеләр өчен хәтәр хәл. Шуның өчен читтән эшкә килүчеләрнең кимендә флюорографик тикшерү нәтиҗәләренә игътибар итү мөһим. Тикшерү үтмәүчеләргә йогынты ясау өчен исә җирле хакимиятнең дә ярдәме таләп ителә.

Туберкулез - һава-тамчы юл белән иярүче йогышлы авыру. Аны Кох таякчыклары дигән микобактерияләр кузгата. Сакланмасаң, вакытында тиешенчә дәваланмасаң кеше үлеп китәргә дә мөмкин.

Какрыклы, кайвакыт кан белән йөткерү, тиз ару, хәлсезлек, ябыгу, аппетит булмау, бераз тән температурасы күтәрелү - болар туберкулезның беренчел билгеләре.

-Әлеге чирдән саклану өчен яхшы туклану, саф һавада ешрак булу, тәмәкедән, алкогольдән тыелу, өйне чиста, коры тоту, гигиена таләпләрен үтәү, кулларны ешрак юу зарур. Иң мөһиме - кимендә елга бер тапкыр флюорография тикшеренүе узарга кирәк, - дип киңәш итә Дамир Мингатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined