Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирен яшергән - үлгән

Районыбызда онкологик авырулар саны ел саен егермеләп кешегә арта бара. Шуның өчен яман шешне беренче стадияләрдә үк ачыклау мөһим, һәм халык табибларга вакытында күренергә, дәва алырга тиеш. Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында хәзер 382 онкологик авыру исәптә тора ( моннан ун ел элек ике тапкыр азрак иде). 2013 нче...

Районыбызда онкологик авырулар саны ел саен егермеләп кешегә арта бара. Шуның өчен яман шешне беренче стадияләрдә үк ачыклау мөһим, һәм халык табибларга вакытында күренергә, дәва алырга тиеш.


Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында хәзер 382 онкологик авыру исәптә тора ( моннан ун ел элек ике тапкыр азрак иде). 2013 нче елда 78 авыру исәпкә куелды, ә быелның беренче ярты елында андыйлар инде 44әү үк. Узган ел рактан 50 кеше, быел 25 якташыбыз дөнья куйды.

Безне, табибларны, онкологик авыруларның табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәве борчый. Ә бу дәвалауны кыенлаштыра һәм әлеге хәл аяныч - үлем белән тәмамланырга мөмкин. Чиргә җиңел уйлап карарга ярамый, бигрәк тә онкология белән бәйле булганына. Тик бездә еш кына моның киресе күзәтелә: чирен белә торып, авырулар сырхауларын туганнарыннан яшерә, үз белдегеннән дәвалана башлый, я әбиләргә, им-томчыларга йөри башлый. Әйтик, бу елның башында безгә 1949 елгы хатын-кыз сөякләре авыртуга зарланып килде. Баксаң, 2013 нче елның июлендә үк ул күкрәгендә шеш булуын белгән, тик больницага килмәгән. Югыйсә, үзе югары белемле, яман шеш хакында хәбәрдар кеше. Я икенче мисал, март аенда безгә бер ир-ат эче авыртып мөрәҗәгать итте. Рентгенттан карагач, аның сул үпкәсендә шеш таптык. Ул да берәр айлап кан коскан, әмма моңа әллә ни игътибар бирмәгән, табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

Яман шешне алдан ачыклау максатында халыкка диспансеризация - медицина тикшерүе үткәрелә. План буенча, былтыр аны 3600 кеше узарга тиеш булса, шуларның 3388е табибларга күренде (94,5 проценты). Ә быел диспансеризация тикшерүенә килергә тиешле 3625 (2098е тулысынча, 441е өлешчә) якташыбызның 2509ы медицина каравы үтте. Шулар арасыннан өч кешедә онкологик авыру табылды.

Кызганыч, районда кайберәүләр шәфкать туташларының диспансеризация узарга чакыруларына кул гына селти. Җитәкчеләр арасында да үз хезмәткәрләрен больницага җибәрмәүчеләр бар икән.

Онкологик авыруларның "бәйдән ычкынуы"на алкоголизм, тәмәке тарту, әйләнә-тирә мохитнең начар тәэсире (нефть "качалкалары"ның, кәрәзле элемтә вышкаларының якынлыгы, эчә торган суларның сыйфатсыз булуы, бакчаларда агулы химикатлар белән эшләү) дә сәбәп булырга мөмкин. Халык арасында санитар-аңлату эшләре дә җитенкерәми.

Рак авыруына бәйле начар хәлне уңайга үзгәртү өчен махсус программа эшли. Моңа халык арасында аңлату эшләре, халыкка диспансеризация - медицина тикшерүе үткәрү, флюорографның торак пунктларга да барып флюораграф тикшерү үткәрү, чирне ачыклау, дәвалау өчен ФГДС, УЗИ аппаратларын максималь куллану, маммологик һәм цитологик тикшерүләр керә. Иң мөһиме - һәр кеше үз сәламәтлеген гел күз уңында тотарга һәм авырган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined