Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Чаллы табиблары беренче тапкыр бавыр күчереп утыртканнар

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә беренче тапкыр бавыр күчереп утырту буенча операция ясадылар. Трансплантацияне өч пациентка: ике хатын-кызга һәм ир-атка ясаганнар.

Бавыр циррозы Түбән Кама районыннан 51 яшьлек Елена Нәҗиповага тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирмәгән. Ул еш кына арыганлык сизгән, ләкин эшләвен дәвам иткән. Бервакыт хатын-кыз кибеттә аңын югалткан.

 «Мине операциягә шулай тиз чакырырлар дип өметләнмәгән идем. Яр Чаллыда хәзер шундый операцияләр ясаулары бик яхшы. Персонал – киләчәккә өмет бирә торган искиткеч кешеләр», – дип сөйләде хатын-кыз.

 Чирмешәннән 46 яшьлек Михаил Сурков берничә ай трансплантациягә чиратта торган. Ир-атка шулай ук бавыр циррозы диагнозы куелган.

 «Бервакыт миңа бик начар булды. Өч көн эчендә мин әфлисун кебек саргайдым, аңымны югалттым һәм мине ашыгыч ярдәм машинасында алып киттеләр. Аннары күпмедер вакыттан соң миңа шалтыраттылар, Чаллыга бавырны күчереп утыртырга чакырдылар. Операция 2,5 сәгать дәвам итте, барысы да яхшы үтте. Миңа менә дигән хирурглар операция ясадылар. Хәзер мин үземне күпкә яхшырак хис итәм», – дип сөйләде ир-ат.

 Катлаулы операцияләр Александр Киршин – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-трансплантологы җитәкчелегендә узды. Анда ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе һәм Татарстанның Республика клиник дәваханәсе табиблары катнашты. Табиблар үзләре бавыр күчереп утырту буенча операцияләрнең катлаулылыгын билгели.

 «Мондый нечкә эш югары һөнәри осталык таләп итә. Без Казандагы хезмәттәшләребезгә практик күнекмәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашулары өчен бик рәхмәтлебез. Хәзер без трансплантологиянең тагын бер юнәлешен үстерәчәкбез. Уңышлы башлангыч инде салынган», – диде ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе хирургы Айрат Фәтхетдинов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев