Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бәхет бүләк итүче

Хатын-кызларга әни булырга ярдәм күрсәтүдә, бәхет бүләк итүдә район үзәк больницасының акушер-гинекологы Ләлә Кашапованың өлеше зур. Район үзәк больницасы тудыру бүлегенең Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабына күз салгач, Ләлә Ралиф кызының олы йөрәкле, игътибарлы, ачык йөзле, үз эшенең остасы булуына тагын бер кат инанасың. Әлеге китаптан бер өзек: "... 7 февраль...

Хатын-кызларга әни булырга ярдәм күрсәтүдә, бәхет бүләк итүдә район үзәк больницасының акушер-гинекологы Ләлә Кашапованың өлеше зур.

Район үзәк больницасы тудыру бүлегенең Шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабына күз салгач, Ләлә Ралиф кызының олы йөрәкле, игътибарлы, ачык йөзле, үз эшенең остасы булуына тагын бер кат инанасың.
Әлеге китаптан бер өзек: "... 7 февраль - иң бәхетле көннәремнең берсе - мин өченче тапкыр әни булдым. Безнең кызыбызга дөньяга килергә ярдәм иткән оста, тыныч һәм сабыр Ләлә Ралиф кызына, тудыру бүлегендәге барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез..." - дип язган Туймәттән Рәҗәповлар гаиләсе.
Мондагы җылы сүзләрнең барысын да газетада язып бетерү мөмкин түгел. Еш кына күрше район, өлкәләрдән дә килеп бездә бәби табалар. Бу тагын бер кат акушер-гинекологка булган ышаныч һәм аның дәрәҗәсе турында сөйли.
Арча кызы Ләлә Чирмешән егете Айрат белән гаилә коралар һәм Казан медицина университетын тәмамлаган ике яшь белгеч район үзәк больницасына эшкә кайта.
Инде 20 ел вакыт үтеп тә киткән. Шул чор эчендә Ләлә Кашапова 4000ләп сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән. Күпме кичерешләр, борчылу һәм шатлыклар...
Ләлә Ралиф кызы инде биш ел дәвалау буенча баш врач урынбасары вазифасын да башкара.
Ә гаиләдә ул өч баласына кайгыртучан, үрнәк әни, иренә яраткан хатын. Кызында да врач һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән, Алия медицина университетының 3 курс студенты.
Форсаттан файдаланып, тудыру бүлеге коллективы Ләлә Ралиф кызын 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә, исәнлек һәм гаилә иминлеге тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан