Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бавырыгызны кайгыртасызмы?

Бу органның сәламәтлеген кайбер ризыклар куллану яхшырта.

Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.

Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә.

Кишерне дә чи килеш тә, пешереп тә ашарга була. Кабакны да ашарга кирәк, ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.

Алма, груша кан составын яхшырта. Күрәгә, инжир, йөзем дә бавырга файдалы. Алар симерүгә каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә. Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-3 бавырны сәламәт хәлдә тота.

Кузаклы культуралар тиз үзләштерелүче аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын, яхшырта. Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев