Баллы балан файдасын күрегез
Сау-сәламәт булыйк. Көз җитсә, вируслы авырулар уяна шул...
Тамак авыртканда һәм карлыкканда:
1 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суга салыгыз, чама белән бал өстәгез һәм 2 сәгатькә калдырыгыз. Ангина булганда көнгә өч тапкыр шуның белән тамагыгызны чайкагыз, ә карлыкканда шул балан суын көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы йотып куегыз.
Бронхит булганда:
3 аш кашыгы баланны сытып 3 аш кашыгы бал белән кушып болгатыгыз. Шуңа 1 литр кайнатылган су салып 10 минут кайнатыгыз. Сөзегез һәм гадәти чәй кебек эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев