Балан суты баш авыртуын баса...
Бу файдалы җимешне кышкылыкка күбрәк әзерләп куегыз.
Җәяү йөрү — кан басымын түбәнәйтүдән тыш, йөрәк ишемиясен һәм 2нче типтагы шикәр диабетын искәртүдә дә яхшы чара. Көн дә 1,5-3 чакрым юл үтү кәефне күтәрә, фикерләүне яхшырта.
Кан басымы югары кешенең рационында магний җитәрлек булырга тиеш. Урман чикләвеге, соя ризыклары, яшел тәмләткечләр кулланганда, көненә 600 миллиграмм магний үзләштерергә мөмкин.
Тәүлегенә 800-1200 миллиграмм кальций үзләштерү кан басымын түбәнәйтергә ярдәм итә. Өстәвенә, әлеге микроэлемент сөякләрне ныгыта. Ул күрәгәдә, инжирда, ысланган балыкта, сөт ризыкларында күп.
Кан әйләнешенең начарлануы, баш авырткан очракта, көненә берәр стакан балан суты эчү файдалы.
Чи бәрәңге сутын көненә өч тапкыр, ашардан ярты сәгать алдан эчү дә чирдән арынырга ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев