Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә зыян китерүче ризыклар
Чипсылар һәм газлы эчемлекләр сәламәтлеккә, бигрәк тә балаларның һәм үсмерләрнең баш мие эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин.
"Әгәр чипсылар пачкасы рационда көн саен барлыкка килә икән, бу инде туклану гадәтенә кергән. Ультраэшкәртелгән ризыкларны күп куллануның баш мие эшчәнлегенә, интеллектуаль сәламәтлеккә начар йогынтысын күрсәтүче заманча тикшеренүләр бар”, — дип кисәтә табиб-невролог Ольга Бутенко.
Табиб билгеләвенчә, мондый ризыклар белән туклануның беренче тискәре билгеләре – тиз ару, игътибарны туплый алмау, йокымсырау, ярсучанлык, эшкә сәләтлелекнең кимүе һәм татлы әйберләргә артык тартылу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев