Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Бакча җиләген күбрәк ашап калыгыз!

Табиблар бу җиләктә яман шешнең үсешен киметүче флавоноидларның, антиоксидантларның күп булуын раслый.

Җиләк-җимеш, файдалы булуы белән бергә, аллергиягә сәбәпче булырга да мөмкин, дип кисәтә Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” белгечләре.

Бакча җиләге иң көчле аллерген булып тора. Бу барыннан да ешрак аллергия реакциясенә генетик яктан ия кешеләрдә, шулай ук поллиноз, экзема, бума белән интегүчеләрдә килеп чыга. Шулай ук, ашкайнату органнары авырулары булган кешеләрдә дә реакция булырга мөмкин. Андый авырулары булмаган кешеләр өчен бакча җиләге бик файдалы.

Бу җиләк — клетчатка һәм органик кислоталар чыганагы, ә шикәр чагыштырмача аз. Анда ирекле радикаллар белән көрәшүче антиоксидантлар бик күп тупланган. Бакча җиләгендә, шулай ук, яман шешнең, йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен киметүче флавоноидлар, антиоксидантлар бар.

Быел җиләк бакчада да, яланда да бик күп булмакчы, рәхәтләнеп ашап, файдасын күреп калыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев