Әрем мае сызлауны баса
Иң файдалы үләннәрнең берсе — әрем.
«Бер елны, егылып, беләзектән кулымны һәм иңсәмне бик авырттырган идем. Авылда, бәйрәм вакыты иде, дәваханәгә барып тормадым, бетәр дип йөрдем. Бетмәде. Җәй җиткәч, әрем мае ясап сыладым, иртән дә, кичен дә сыладым да сыладым, жай булган саен, искә төшкән саен. Менә шуның файдасын бик күрдем, уклау белән эшли алмый башлаган идем, токмач җәйгәндә уклауны тәгәрәтә алмый идем, ул өс киемнәрен кию үзе бер сынау иде. Әрем мае булышты, рәхмәт төшкере», дип язган бер апабыз.
Әрем маен ничек ясарга соң?
— банкага (2 литр) әремне тыгызламыйча тутырасың,
— әремне капларлык итеп көнбагыш маен саласың (нерафинированный),
— караңгы урынга 21 көнгә куясың.
Сызлаган урыннарга бик булыша. Җәен эшләп калагыз, дуслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев