Советлар һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районының 2019 елга бюджетын 647 миллион сум күләмендә расларга җыеналар
Проект беренче укылышта кабул да ителде, 3 декабрьдә ул ачык тыңлауларда тикшереләчәк.
-
Лашман авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчасын күбрәк җыймакчылар
Лашман авыл җирлегендә быел җан башыннан 300 сум исәбеннән 275 мең 500 сум үзсалым акчасы җыелган. Дәүләт моңа 1 миллион 102 мең сум өстәгән. Шактый зур сумма. Киләсе ел өчен исә бу җирлектә - Лашман, Әмир авылларындагы күмәк эшләргә дип җан башыннан 400 сумнан ук җыелырга сөйләшкәннәр.
-
Чирмешәннән Диләрә Мәгъсүмова Мәскәүгә съездга барачак
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Чирмешән җирле бүлекчәсенең 9 кешелек политсовет составы өлешчә яңарды. Аның ике әгъзасын - Габдрәшит Җамалетдиновны һәм Марат Әһлиуллинны җирле бүлекчәнең XXIV конференциясе делегатлары - бердәмроссиялеләр яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар.
-
50 яшьлекләрне эшкә алалармы?
Татарстанда кемнәрне эшкә колач җәеп көтәләр: 30 яшьлек ир-атнымы, әллә пенсия алды яшендәге абзыйнымы? Ирләргә өстенлек бирәләрме, хатын-кызгамы?
-
Чирмешәндә депутат кабул итү үткәрде
ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов быел районда биш кабул итү үткәргән, ел дәвамында аңа төрле гозерләр белән 51 кеше килгән. Ел ахырына кадәр ул чирмешәнлеләр белән тагын бер тапкыр очрашачак.
-
Чирмешән районы башлыгы урынбасарлы булды
Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдинов муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары итеп сайланды.
-
Чирмешән авыл җирлегенә трактор да кирәк
Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында 2019 ел өчен һәр кешедән 1000 әр сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр. Бу мәсьәлә буенча җирле референдум 18 ноябрьдә уздырылачак.
-
Чирмешән районы авылларында халык җыеннары уза
Район авылларында халык җыеннары башланды. Аның тәүгеләре Югары Кәминкә һәм Туймәт авыл җирлекләрендә үтте. Монда җирле үзидарә эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, алга бурычлар куелды, халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу үткәрелде һәм референдумга кертелә торган мәсьәләләр каралды, үзсалым акчасының күләме билгеләнде.
-
Бу атнада Чирмешән районында депутатлар сайлыйлар
9 нчы сентябрьдә, якшәмбе көнне, муниципаль берәмлекләр Советлары депутатларын сайлау узачак.
-
Чирмешәнлеләр яңа машиналарда йөри
Иске Котыш һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре башлыклары республика Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алдылар.
-
Сосновка мәктәбе быел ук өлгерәчәк
Район мәктәпләре яңа уку елына әзер. Аларның торышын комиссия карап чыккан, шул вакытта ачыкланган җитешсезлекләрнең дә күбесе бетерелгән.
-
Быел Чирмешән районы башлыгында 100ләп кеше кабул итүдә булган
Район башлыгы һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр гражданнарны кабул итә.
-
Туймәттә үзсалым акчасына зиратны да төзекләндерәләр
Туймәт авыл җирлеге Советы халыктан 2018 елгы үзсалым акчасын елның беренче яртысында ук җыеп бетерде. Инде бу суммага республика ярдәме дә күчкән. Бүгенге көндә, халык мәнфәгатьләрен кайгырту өчен, авыл җирлеге Советының исәп-хисап счетында 540 мең сумнан артык акча бар.
-
Чирмешән районында үзсалым акчаларының бер өлеше кулланылмыйча тора
Халыктан җыелган үзсалымга республика бергә-дүрт исәбеннән акча бирә. Агымдагы елның беренче яртысында җыелган үзсалымга да андый ярдәм кайткан.. Ә бу елның соңгы алты аенда тупланганына республика өлеше 2019 елда гына була.
-
Чирмешән районы башкарма комитетын педагог һәм юрист белемле белгеч җитәкли башлады
Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.