Проблема бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Чегодайда һәм башка кайбер авылларда сөт акчасын кайчан түләрләр?
Түбән Чегодайда шәхси хуҗалыкларга сөт тапшырган өчен инде өч ай буе акча түләмиләр икән. Аларга Чирмешәндәге май-сыр заводы бурычлы.
-
Чирмешәндә объектлар, оешмалар исемен татарча да зур иттереп язсыннар иде
Республикада дәүләт телләренең берсе – татар теленең абруен күтәрү турында еш сөйлиләр. Кызганыч, бу өлкәдә алга китеш аз, сүз сүз генә булып кала. Мәктәпләрдә татар телен укыту турында сүз башлап та тормыйм. Хәзер Чирмешәндә дә татар балаларының да байтагы үзара һәм әти-әниләре белән русча гына аралаша, Урамга чыгып карагыз, тыңлагыз әле, шулай бит.
-
Инвалидлар өчен парковка хакында онытканнар
Район үзәгендәге кайбер оешмалар биналары янында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен машина кую урыннары юк.
-
Яңа Чишмә районының үзәгендә төлкеләр һөҗүме күзәтелә
Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды.
-
Чирмешәнлеләргә дә кош гриппы яный
Бу көннәрдә илнең тугыз төбәгендә кош гриппы очраклары ачыкланган. Татарстанның да Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарында шәхси йортларда үлгән кошларның биоматериалларында әлеге чирне таратучы вирус табылган.
-
Чирмешәндә ир-атларның гомерен озайталар
2018нче ел Татарстанда “Ир-ат сәламәтлеге елы” дип игълан ителде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерма 11 ел тәшкил итә икән. Димәк, көчле затларга үз сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәк.
-
Кара Чишмәдә бер йорт тулысынча янып беткән
5 июль көнне кичке сәгать бишләр тирәсендә Кара Чишмә авылында янгын чыгып, бер йорт каралты – куралары белән тулысынча янып беткән. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бүген утның нидән чыгуын ачыклыйлар.
-
Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр
Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең район утырышында балалар куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. Җәйге каникуллар чорында аеруча игътибарлы булырга кирәк.
-
Чирмешән районында янгын сүндерүчеләрне 10 тапкыр ялганлап чакырганнар
Районның янгын сүндерүчеләре июнь аенда өч тапкыр ут казаларына барганнар. Бу хәлләр Чирмешәндә, Иске Кадида, Югары Чегодайда булган.
-
Чирмешәндәге “Чулпан” кибетендә янгын булган
Район үзәгенең Дзержинский урамында урнашкан “Чулпан” кибетендә 24нән 25 майга каршы төндә, сәгать уникеләр тирәсендә, янгын булган.
-
Караклар Шешминкада, гараж стеналарын сүтеп, аккумуляторлар урлаганннар
23 апрельдән 6 майга кадәр район полиция бүлекчәсендә 52 хәбәр кабул ителгән.
-
Чирмешәндә кыйшайган баганаларны кем турайтыр?
Чирмешән урамнарында авыш, кыйшайган электр, юл билгеләре баганаларын кем турайтырга тиеш икән? Андый баганалар йөзләп бардыр, бер дә матур түгел.
-
Төнлә трассада кем йөри дисәң...
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең үткән атнада булган утырышына бер чирмешәнлене мәҗбүри китерткәннәр.
-
Чирмешәндә мунчаларны “кызыл әтәч” талый
24 март, шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә Бәркәтә авылында мунча яна. Артык кызган күрәмсең: янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, хуҗасы аның мичен төш вакытында ук яга башлый. Ут әүвәл мунчаның түбәсенә, тактадан ясалган верандасына зыян китерә, аннан эчке якка үтә. "Кызыл әтәч"кә үз авылларындагы янгын сүндерүчеләр чик куя куюын, тик мунча инде...
-
Иске Кадида яшәүче әни кеше еш "югалып" йөри
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына балаларына караганда кәеф-сафа корып йөрүне өстен күрүче әни кешеләр чакырылган иде. Гаеплеләрнең берсе бирегә килүне кирәк тапмаган ахрысы, күренмәде. Тик аңа барыбыер комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәк. Иске Кади авылыннан Р.га карата, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен,...