Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Иске Кадида яшәүче әни кеше еш "югалып" йөри

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына балаларына караганда кәеф-сафа корып йөрүне өстен күрүче әни кешеләр чакырылган иде. Гаеплеләрнең берсе бирегә килүне кирәк тапмаган ахрысы, күренмәде. Тик аңа барыбыер комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәк. Иске Кади авылыннан Р.га карата, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен,...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына балаларына караганда кәеф-сафа корып йөрүне өстен күрүче әни кешеләр чакырылган иде. Гаеплеләрнең берсе бирегә килүне кирәк тапмаган ахрысы, күренмәде. Тик аңа барыбыер комиссия алдында җавап тотарга туры киләчәк.


Иске Кади авылыннан Р.га карата, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен, бер айда ике административ эш кузгатылган. Ул балигъ булмаган кызларын әтиләренә калдырып ике атна саен диярлек берничә көнгә өйдән чыгып китә, гаилә членнары төгәл генә аның кая икәнен дә белми. Ире моңа түзә алмыйча тиешле органнарга хәбәр иткән. Әни кеше әле һаман да үзенең ялгышын аңларга теләми, гаепне иренә аударып калдырырга маташа. Аңа ике административ эше буенча да штраф салынды, өен теркәү, эшкә урнашу һәм алкогольдән дәвалану өчен вакыт билгеләнде. Әгәр болар үтәлмәсә, аңа ана хокукыннан мәхрүм ителү дә ерак түгел.

Сыра эчкән хәлдә, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш әтисенең автомобиле руле артына утырган яшүсмергә бу "сәяхәте" кыйммәткә төшәчәк. Егет кеше ялгышын аңлаган, шулай да зур күләмдәге штрафтан котыла алмый, киләчәк тормышына "кара тамгасы" да кала. Картлар белеп әйткәннәр инде: "Җиде кат үлчә, бер кат кис".

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Яшәүче еш югалып йөри әни кеше Иске Кадида