Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты: “Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм”
Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. "Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми. Илфакның туганнары, балалары бар. Әле 13 яшендәге,...
-
Югары Кармалкада мәдәният йорты төзиләр
Районда дүрт мәдәни объектта капиталь ремонт бара, бер авылда яңа мәдәният учагы төзелә, ә өчесендә ремонт эшләре планлаштырыла. -Югары Кармалка авылында 50 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә. Төзүчеләр бинаның стеналарын күтәреп бетереп, түбә ябу эшләренә керештеләр, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова. - Бу авыл халкына...
-
Җырчыларның балачагы ничек узган?
Балачак кеше тормышында иң истә кала торган вакытларның берсе. Ә безнең җырчылар һәм популяр йолдызларның балачагы ничек узган икән? Данир Сабиров - Балачакта пародияләр еш ясадым. Дуслар-танышлар ошаталар иде, ләкин сәхнәдә аны кызык итеп күрсәтә алмам төсле тоелды. Мәктәптә укытучыларны күрсәткәләдем. Сыйныфка укытучы килеп кергәнче, үзем укытучы булып, өстәлгә сыйныф...
-
Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?!
Без кайчандыр бик популяр булып, соңгы елларда бик сирәк күренгән яки бөтенләй югалган җырчыларны барладык. Аларны, шартлы рәвештә, ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин булыр иде. Бер ишләре (Эльвира Розали, Сәнифә Рангулова, Виталий Агапов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльвира Хәйруллина, Лилия Хәмитова, Сәгыйть Гыйбашев) киң җәмәгатьчелеккә сирәгрәк күренсә дә, тамашачы белән элемтәләрен бөтенләй...
-
Фирдүс Тямаев: «Кибеткә киемгә дип бер чыкканда 80-100 меңләп акча туздырам, ә менә хатыным – экономный»
- Бик каты авырып алдым, үләм дип торам. Май бәйрәмнәрендә кеше ял иткәндә, мин температура белән башымны да күтәрә алмый яттым. Кыш буе витаминнар эчеп, сакланып кына йөргән идем, ахырда барыбер вирус аяктан екты. Хәзер хәлләндем инде. Май ахырында Дубайга барып кайтырга иде. - Анда шоппингларга чыгарга җыенасыңмы? - Юк,...
-
Биектауда Чирмешән артистларын ошатканнар
Биектау районында узган "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестиваленнән безнең артистлар әллә ничаклы призлы урын яулап кайттылар. Чирмешән мишәрләре чыгышларын, безгә хас тибеп, тыпырдап биюне тамашачылар да, жюри дә нык ошаткан. Фестиваль хакында ТНВ каналының "Адымнар" тапшыруындагы сюжетта безнең район артистларын кат-кат күрсәтеп, мактап алдылар. Анысына бер сөенеп,...
-
Салават Фәтхетдинов: “Мине гади халык яшәтә. Хәерче, билет алып, концерт тыңласа, мин яшим”
Җырчы Салават Фәтхетдинов Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан Уфада матбугат конференциясе үткәрә дигән хәбәр кичә татар җәмәгатьчелеген сискәндереп җибәрде. Журналистларга карата тискәре фикердә булуы белән дан тоткан Салаватның бу инициативасын халык ничек бәяләргә белмичә аптырады. Социаль челтәрләрдә "Салаватка әллә популярлык җитми башлаганмы?", "Салават абый каты эшли башлады әле, үкчәсенә басып...
-
Эстрада йолдызлары май бәйрәмнәрен ничек уздыра: кемнең кем икәнен шуннан белеп була инде...
Бөтен кешелек дөньясы өчен 1 май - хезмәт бәйрәме булып кала. Әлеге бәйрәм чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Ташка сугылган дип әйтикме, бу ялларда, барлык мәшәкатьләрен ташлап, шәһәр халкы да авылга ашыга. Инде урамнары кыш буе бушап торган авылга ямь керә, гөрли...
-
Ришат Төхвәтуллин: «Булачак хатыным әниемә охшаган булырга тиеш»
Кичә Уфада Ришат Төхвәтуллин "Исеңдәме" программасын "япты". Ə көндез мәдәният сарае янындагы скверда йөгерү марафоны уздырды. - Ришат Төхвәтуллин исемен йөрткән марафон икенче тапкыр уза. Былтыр җәй Казанда оештырган идек. Бәлки әлегә аны марафон итеп атау иртәрәктер дә, әмма киләчәктә ул зур чара булачак. Марафонның максаты - яшьләрне спортка әйдәү....
-
Чирмешәнлеләр халыкара фестивальда танылганнар
Якташларыбыз Рузилә Булатова һәм Айнур Галләмов Казанда узган «Йолдызлы симфония» халыкара конкурс - фестивальда "Вокал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар булганнар, Гөлназ Гатина икенче урынга чыккан. Аларның сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Әлеге чара республикада икенче ел рәттән үткәрелә. Анда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә...
-
Утызимәнлеләр зәңгәр сулы күл буенда очрашты
Районның авыл мәдәният йортларында оешкан үзешчән сәнгать коллективлары арасында нык аерылып торган утызимәнлеләр, бер дә куркып калмыйча, Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" этнографик комедиясен сәхнәләштерде. Татарстанның академия театры куйган саллы әсәргә алынган утызимәнлеләрне батыр йөрәклеләр димичә булмый. Авыл артистлары спектакльне аерым үзенчәлекле итеп сәхнәләштерүләре белән тамашачыларны үзләренә җәлеп иттеләр. Бер дә...
-
Ришат Төхвәтуллин: сәхнәдән китәм...
Кичә Баулыда Ришат Төхвәтуллин концерты булды. Баулы тамашачысы аны туп-тулы зал белән каршы алды - ике ай алдан билетлар сатылып беткән. Концерт башланыр алдыннан берничә минут кала без Ришат белән аралашып алдык. Иҗаты күпләргә билгеле булганга, шәхси тормышына кагылышлы сорауларны бирергә тырышам. - Ришат, сезгә һәм иҗатыгызга мөкиббән киткән тамашачылар...
-
Чирмешән районында язучыларны барладылар
Район үзәге китапханәсендә "Туган яктан илһам алып... - Вдохновленные родным краем..." дип аталган китап тәкъдир иттеләр. Нефть төбәгендәге районнарда яшәп каләм тибрәтүче һәвәскәр язучы, шагыйрьләр иҗатыннан тупланган җыентыкта безнең алты якташыбызның да иҗат җимешләре урын алган. "Рухият" фонды ярдәме белән моңа кадәр 2013 елда чыккан шундый җыентыкта - "Илһам чишмәләре"ндә...
-
Урманасты Үтәмештә “Ак калфак”лар кич утыра
Районыбызның татар авылларында моннан бер ел элек "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең җирле бүлекчәләре оешты. Безнең максат - халкыбызның рухи мирасын: гореф-гадәтләрен, милли уеннарен барлау, саклау, аларны авыл клубларында халыкка күрсәтү. Аккалфаклылар әдәби чаралар да үткәрә, бу яктан шөкер, татар халкында әдәбият дөньясын үлемсез әсәрләре белән баеткан әдипләребез бихисап. Элеккеге йолаларны...
-
Чирмешәндә “Туган як җәүһәрләре” район фестиваленең гала - концерты өч көн була
"Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края» халык иҗаты район фестиваленең беренче туры тәмамланды, 19, 20, 21 апрель көннәрендә гала -концерт узачак, җиңүчеләрне бүләклиячәкләр. Смотрның беренче турында авыл җирлекләре үзешчәннәре һәм район үзәгендәге оешма һәм учреждение вәкилләре чыгыш ясады. Фестивальда 800дән артык кеше катнашкан, барлыгы 500гә якын концерт номеры тәкъдим...