Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәркәтәдә “Ат караклары”н эзләделәр
Мондагы үзешчәннәр "Ат караклары" комедиясен сәхнәләштерде. Әсәрнең авторы да үз авылдашлары икән. Хәзер Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Миләүшә Мусина "Ат караклары"н 2007 елда язган булган. Андагы вакыйгалар узган гасырның 80 нче елларына карый. Менә шушы сәхнә әсәрен артистлар авыл тамашачысы хозурына тәкъдим итте дә инде....
-
Татарның яңа секс-символы! Кем ул? (ФОТО, ВИДЕО)
Бу көннәрдә Казанда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясе булып узды. Анда "Ямьле" төркемендә җырлаучы Дилия Әхмәтшина аерым җырчы буларак чыгыш ясаган иде. "Чын сөю" җыры өчен лауреат исеменә лаек булды ул. Сәхнәгә Голливуд йолдызлары образында чыгып, күпләрне шаккаттырды. Хәтта аны татарның яңа секс-символына тиңләделәр. - Дилия, син аерым җырчы буларак...
-
Салаватның туганы Айдар Фәтхетдинов: «Гафу итегез, абыема охшаган дип, пластик операция ясата алмыйм инде»
Айдар - Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы. Эстрадабызның мэтры - Салават Фатхетдиновның бертуган абыйсының улы. - Айдар, хәлләрең ничек? - Әйбәт, алга таба. Концертлар белән гастрольләрдә йөрибез, әле дә юлда. Башкортстан буйлап сольный концертларым бара, "солянка"ларда катнашам, банкетлар да үткәрәм. Әле узган атнада гына Казанда Мурат Гайсинның концертында чыгыш ясадым,...
-
Радик Юльякшинны нахакка гаепләгәннәр
- Радик, син һәр концертыңнан соң тамашачыларың белән фотога төшәсең, моның өчен махсус баннерың да бар. Ә менә Октябрьский шәһәрендә концерттан соң тамашачы янына чыгып та тормагансың, гримеркада бикләнгәнсең. Алар сиңа хәзер "йолдыз чире" такканнар. - Көн дә концертлар... Мин ул көнне бик арыган идем. Йокы туймаган, өстәвенә, машинабыз да...
-
Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган Рәфыйк Каюмов якташларына спектакль алып кайтты
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" драмасын күрсәткән көнне тамаша залы шыгрым тулды. Бу кичтә биредә карачишмәлеләр аеруча күп иде. Моңа сәбәп тә юк түгел - спектакльдә төп рольне якташлары, авылдашлары Рәфыйк Каюмов башкарды. Тамаша ахырында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина...
-
Бер вакыт юк туктап елмаерга...
"Бер вакыт юк туктап елмаерга, Бер минут юк туктап еларга..." Эльвира Ибраһимованың фаҗигале үлеме тетрәндерде, сискәндерде. Ул язучы Г.Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигырен видеоязма аша сайт укучыларына җиткергән иде. Әлеге язманы Эльвираның якты истәлегенә бгышлап янәдән кабатлап тәкъдим иттеләр. Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигыре беркемне дә...
-
Илсөя Бәдретдинова телефоныннан төтен чыгарлык нәрсә эшләгән?
4 февральдә җырчы Илсөя Бәдретдиновага 36 яшь тулган көн. Аны якыннары, тамашачылары иртәдән бирле котлый. Ул үзе дә Инстаграмда берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, арлар, бүләкләр белән төшкән фотоларын куя. Шуңа хәтта тамашачылары язган котлауларның да барысын укып өлгерми бугай. «Рәхмәәәт. Һәр көнне туасым килә минем. Барыгызны да укырга өлгермим. Телефонымнан...
-
Чирмешәндә "Кечкенә рольләр" театр фестивале бара
Быел районда театр коллективларының "Кечкенә рольләр" - "Маленькие роли" фестиваль - бәйгесе үтәчәк. Әлеге конкурс кысаларында һәр авыл җирлеге үзешчәннәре берәр спектакль тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгене Иске Кади үзешчәннәре башлап җибәрде, алар үзләренең авыл сәхнәсендә Галиәскар Камалның "Беренче театр" пьесасын күрсәткән. -Спектакльдә, нигездә, 11 класс укучылары катнашты, - ди район...
-
Әмир турында җыр бар
"Әмирем, синдә минем яшьлек хисләрем". Моннан 40 еллар элек Чирмешәндә вокаль-инструменталь ансамбль оештырып, авылларда да концертлар куеп йөргән якташыбыз Рифкать Алиев туган авылына багышлап шундый исемдәге шигырь һәм аңа көй дә язган иде. Аны мәҗлесләрдә, хәтта туйларда да еш җырладылар. Соңгы елларда, кызганыч, ул бик сирәк яңгырый. 220 ел чамасы...
-
Утыз Имән биючеләре Казан сәхнәсендә чыгыш ясады
Утыз Имән авылыннан "Шома бас" бию дуэты - Ләйсән Фәттахова һәм Адел Әминов "Шома бас" татар халык биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары бәйгесенең икенче дәрәҗә лауреатлары булганнар. Конкурсның гала - концерты Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге театрында узган. Анда чыгыш ясаган якташларыбызга истәлек бүләкләре дә тапшырганнар.
-
Чирмешәндә яңа ансамбль оешты
"Көзге моң" район авылларында да концерт күрсәтергә җыена. Яңа ансамбльдә элек сәхнә тоткан, район оешмаларында хезмәт куйган пенсионер апалар чыгыш ясый. -Чирмешәндә "Ветеран" рус ансамбле бар, инде татар ансамбле дә оештырдык. Инициатива күрсәтүчеләр - сәхнә ветераннары. Иң беренче тапкыр 19 октябрьдә җыелдык, - ди ансамбльнең җитәкчесе Рушания Шакирова. -Коллективта 15...
-
Чирмешәнлеләр иҗаты белән китапханәдә танышырга мөмкин
Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды нәшриятында чыккан "Туган як рухландыра" исемле әдәби-нәфис басманы тәкъдир итү булды. Анда якташларыбыз Галия Сафиуллина, Валентина Меркулова, Дания Закирова, Илүзә Гатиналарның чәчмә һәм шигъри әсәрләре дә кергән. Китап белән Чирмешән үзәк китапханәсенең уку залында танышырга була.
-
Смотрның беренче концерты Бәркәтәдә узды
"Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗаты район фестиваленең тәүге концерты Бәркәтә авылы мәдәният йортында узды. Тамашачыларга "Халкым бизәкләре" дигән исем астында театральләштерелгән музыкаль композиция тәкъдим иткәннәр, кайбер милли йолаларны сәхнәләштергәннәр, 20гә якын концерт номеры күрсәткәннәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел чыгыш ясаучылар арасында яшьләр күп. Авыл мәдәният...
-
Чирмешән районында смотр башлана
Ноябрь - апрель айларында "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел ул Чирмешән авылының 285 еллыгына багышлана. Беренче турда һәр авыл җирлеге үзешчәннәре график нигезендә үз авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячаклар. Икенче турда, ул район мәдәният йортында йомгаклау концерты рәвешендә узачак, җиңүчеләрне бүләкләргә...
-
Чирмешәндә "Шома бас!" бәйгесе үтте (+ФОТО)
Район мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры узды. Элеккеге елларда районыбызның үзешчән коллективлары үз осталыкларын башка төбәкләрдә күрсәткән булсалар, быел бу бәйге беренче тапкыр безнең районда оештырылды. Анда Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары үзешчәннәре...