Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә якташ шагыйрьләрне һәм язучыларны очрашуга чакырдылар
Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дигәнне хуплап, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре хезмәткәрләре район мәдәният йортында якташ шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу оештырдылар.
-
Лашманда яшәүче сугыш ветераны мәрхәмәтле немецларны да күргән
Кышкы салкын төндә ишек шакып, Мөхәммәтшиннарны йокыдан уяталар. Өйгә берьюлы өч-дүрт кеше килеп керә. Юлаучылар икән, Лашман янында машиналары ватылган, кунарга урын эзлиләр.
-
Чирмешән районында өч айда 12 кешене эт тешләгән
Агымдагы елның узган өч аенда район үзәк больницасына этләрдән зыян күргән 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елны эт һәм мәчеләр тешләүнең 35 очрагы теркәлгән булган.
-
Чирмешәнлеләр дә Кемеровадагы фаҗиганы, югалтуларны үзләренеке кебек кабул итте
Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә булган янгында гомерләре өзелгәннәрнең якыннарына теләктәшлек белдереп, чирмешәнлеләр 28 мартта, матәм көнендә, кич белән кайгы митингына җыелдылар.
-
Бөек рус язучысы мондый хөрмәтләүгә лаек
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итүе барлык татарстанлылар өчен сюрприз сыман булды. Бөек рус язучысының тормыш юлы Казан белән бәйле булганга, шул ук вакытта рус телен өйрәнүгә игътибарны арттыру максатыннан, 190 еллык юбилеен каршылап, аңа шулай хөрмәт күрсәтергә уйлаганнар. Быел дәүләт һәм ана телләрен...
-
Кармышта яшәүче Хәбибуллиннарны шәһәр тормышы кызыктырмый
Ул бүген дә ерак юлга чыгып китәргә җыена: Чаллыда төяп, кирәкле йөкне Самарага илтәчәк. Аннары Краснодарга ук юнәлергә туры килер. Юлга ышанып кузгала Әмир Хәбибуллин - хатыны Наташа монда барын да тәртиптә тотачак. -Ун ел инде шулай ил гизеп йөрим, - ди Әмир. -Чит илдә эшләнгән ДАВ белән кайларда гына...
-
Чирмешән районында Хөснулла ахун Баһаветдин мирасын өйрәнә башладылар
Самара өлкәсендә исә аны күптән беләләр, галим кешегә саныйлар, биографиясен, мирасын өйрәнәләр. Татарның атаклы шәхесе, философ, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин белән сабакташ ук булган, Чыршылы мәдрәсәсендә укыган Хөснулла ахун Баһаветдин турында инде безгә дә мәгълүм булды. Югары Чегодайда аңа багышлап фәнни-гамәли конференция оештырдылар. Ник монда? Баксаң, Хөснулла Баһаветдин 1857нче елда...
-
Чирмешән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә
Синоптиклар фаразы буенча якын көннәрдә һава температурасы күтәрелә, җылыта башлый. Язгы кыр эшләренә дә вакыт азаеп бара. Чирмешән механизаторлары басуга чыгарга әзерме икән? -Тулаем алганда, бүген районның җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендәге 155 тракторның 126сы төзекләндерелгән, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Радик Назыйров. - "БИО-АГРО", "ИЛЬХАН", "ӘККӘРӘЙ"...
-
Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: онкологиягә шик туды икән– кичекмәстән табибка ашыгыгыз
Хәзер район үзәк больницасының онкология кабинетында яман чирле 487 авыру исәптә тора. Соңгы ике айда гына да шундый 15 кеше исәпкә алынган. Узган елда республика онкодиспансерына районнан 244 кеше җибәрелгән, аларның 66сы учетка куелган. Бер ел эчендә яман чир белән авырган 36 райондашыбыз дөнья куйды. Һәркемгә мәгълүм, халык өч елга...
-
Чирмешән районында 14 кеше туберкулез авырулы
2017 елда рентген-флюорография тикшерүләре вакытында районда туберкулез белән чирләүче 5 кеше ачыкланган. Бүген андый авыручылар саны - 14, шуларның өчесе - бациллалар таратучы, ягъни сакланмасаң, алар чирне башкаларга йоктырырга мөмкин. Район халкы арасында еллар буе рентген-флюорография тикшерүе үтмәүчеләр бар. Алар, нигездә, даими яшәү урыны булмаган кешеләр, тәртипсез тормыш алып баручылар,...
-
Чирмешәнлеләрнең дә күбесе сайлауларда Владимир Путинга өстенлек биргәннәр
18 мартта узган Президент сайлауларында кабат Владимир Путинга ышаныч белдерделәр - ил халкының - сайлаучыларның 76,7 проценты (Татарстанда -82) аны яклап тавыш биргән. Президентлыкка башка кандидатларга бирелгән тавышлар түбәндәгечә: Павел Грудинин - 11,8 процент; Владимир Жириновский - 5,7 процент; Ксения Собчак - 1,67 процент; Григорий Явлинский - 1,04 процент; Борис...
-
Яңа Элмәледә Порфирий Афанасьевны онытмыйлар
Яңа Элмәле мәктәбе базасында узган "Афанасьев укулары" республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Әлмәт, Түбән Кама һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Казаннан Чуваш төбәк берләшмәсеннән, "Сувар" газетасыннан да кунаклар килгән иде. -Кызганычка каршы, бу чарага Порфирий Васильевич үзе кайта алмады. Аның белән элемтәгә кердек, әүвәл "бәлки кайтырмын да",...
-
Чирмешән нумизматында 200 ел элек чыгарылган акчалар да бар
Чирмешәннең иң өлкән нумизматы Алексей Завьяловның коллекциясендә 1500ләп борынгы һәм яңа вак акча бар. Алардан кала ул төрле значоклар, медальләр, лотерея билетлары, маркалар, жетоннар да җыя. Аның бу байлыгының бер өлешен мемориаль үзәккә килеп күрергә була, биредә "Коллекцияләре белән - ярты гасыр" ("Шагает полвека с коллекцией") исемле күргәзмә эшли башлады....
-
Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында...
-
Чирмешәндә гаиләләр ГТО нормаларын тапшырдылар
Чирмешән лицееның спорт залында һәм физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында Зур гаилә уеннары - "Без бергә" проекты кысаларында "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп" спорт фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге чарада сәламәт тормыш рәвеше яклы, спортка битараф булмаган дүрт гаилә катнашты. Әккәрәй мәктәбен - Аютовлар, Шешминканыкын - Зубовлар, Иске Элмәле мәктәбен - Колесниковлар,...