Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөек рус язучысы мондый хөрмәтләүгә лаек

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итүе барлык татарстанлылар өчен сюрприз сыман булды. Бөек рус язучысының тормыш юлы Казан белән бәйле булганга, шул ук вакытта рус телен өйрәнүгә игътибарны арттыру максатыннан, 190 еллык юбилеен каршылап, аңа шулай хөрмәт күрсәтергә уйлаганнар. Быел дәүләт һәм ана телләрен...

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 елны Лев Толстой елы дип игълан итүе барлык татарстанлылар өчен сюрприз сыман булды. Бөек рус язучысының тормыш юлы Казан белән бәйле булганга, шул ук вакытта рус телен өйрәнүгә игътибарны арттыру максатыннан, 190 еллык юбилеен каршылап, аңа шулай хөрмәт күрсәтергә уйлаганнар.


Быел дәүләт һәм ана телләрен өйрәнүгә игътибарны арттырырга, ә Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен тирәнтен өйрәтергә кирәклеген дә искәртә республика башлыгы.

Казанның Лев Толстой тормышында зур роль уйнаганын әле күпләр белмидер. Булачак язучы Казанга 13 яшендә килә, ә инде 19 яшендә ул моннан китә дә. Биредә аның шәхесе формалаша, иҗат итә башлый, сәхнәдә үзен күрсәтә, Н. Лобачевский белән дә Казанда таныша. Казан чоры аның иҗатында тирән эз калдыра. "Война и мир" романында да язучы Мәскәүдәге янгынны 1842 елда Казандагы үз күзләре белән күргән вакыйгага таянып сурәтли. "После бала", "Утро помещика" әсәрләрендә, "Детство", "Отрочество", "Юность" трилогияләрендә дә Казан чоры чагылыш таба.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Лев Толстой елына багышлап өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәүге чара уздырдылар, өлкәннәрне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәчеләр тагын бер - "Л.Толстойный тормышында һәм иҗатында Казан" темасына әдәби-музыкаль кичә әзерлиләр. Бөек рус язучысы болай хөрмәтләүгә бик лаек.

homad.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined лаек хөрмәтләүгә мондый Бөек рус язучысы

2
X