Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында печән күп, сенаж азрак әле
"Сөлчә" җәмгыятендә планлаганнан 2,5 тапкыр күбрәк, ягъни 2064 тонна печән хәстәрләделәр. Сенаж да күп, 3 мең тонналап. Биредә үләннәр күкрәп үсте, вакытында чабылды. Соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыкларда да азык запасларын нык арттырдылар. "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятендә (450 тонна), "Кара Чишмә"дә (528), "Камалов И.Р." (665 тонна) хуҗалыкларында бу төр азык шактый, ә...
-
Чирмешән районында давылдан зыян күргәннәргә район һәм республика да булыша
Моннан ике ай элек районда булган давыл-өермә вакытында зыян күргәннәр өйләрен, каралты-кураларын ремонтлауны дәвам итәләр. Күпчелек өйләрнең түбәләрен рәтләгән. Югары Чегодайда яшәүче Гафуровлар да бераз тынычланып калганнар. Аларга өермә инде икенче тапкыр кагыла. Монысында 25 еллык өйләре бөтенләй түбәсез калган. Җитмәсә нәкъ бу каза килгән кичтә, аннары да тоташ яңгыр...
-
Чирмешәндә беренче тапкыр чуваш милли бәйрәме Акатуй оештырдылар
Районыбызда беренче тапкыр чуваш милли бәйрәме Акатуй оештырдылар. Акатуй чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, ул язгы чәчү тәмамлангач уздырыла. Бәйрәмдә йөзләгән халык катнашты. Һәр елны Сабан туе уздырыла торган стадион район халкы гына түгел, республикабыз районнарыннан, Чувашиядән, Самара өлкәсеннән килгән кунакларны да сыйдырды, очраштырды, бер мәйданга җыйды. Иртә...
-
Язылганга кире кайтып: Бәркәтәдә сөт җыела
"Безнең Чирмешән" газетасының 12 июнь санында Азат Шәһитов Бәркәтә авылында шәхси хуҗалыклардан сөт җыелмавы турында зар белдереп язган иде. Инде бер айдан артык вакыт узды, бу проблема ничек хәл ителде икән? Әлеге сорау белән Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнановага мөрәҗәгать иттек. Аның җавабын газета укучыларга да җиткерәбез: -Әйе, июнь...
-
Медиклар организмның сусызлануын булдырмас өчен сыеклыкны күп эчәргә киңәш итәләр
Һава торышын үзеңә ошаганча гына көйләп булмый, билгеле. Ләкин эссе көннәрдә сәламәтлек өчен уңайлы, ә иң мәһиме, куркынычсыз халәт булдыруның шактый гына ысуллары бар. Медиклар организмның сусызлануын булдырмас өчен сыеклыкны күп эчәргә киңәш итәләр. Ләкин монда да чаманы онытырга ярамый - тәүлеккә 2 литр җитә. Сыеклыкның "дөрес" булуы бик мөһим...
-
Чирмешән районында азык әзерләү темпы көчәя
Соңгы көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар печән һәм сенаж запасларын нык арттырдылар. Бу эш өчен көннәр идеаль яхшы, үләннәр хәтта тыкрыкларда, капка төпләрендә дә күкрәп үсә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсендә тупланучы мәгълүматлар буенча, әлегә 3885 тонна печән (планлаганның 78 проценты), 4046 тонна сенаж (19...
-
“Чиста яр буе” акциясенә кушылыйк
Татарстанда 1 июльдән "Чиста яр буе" акциясе старт алды, ул ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы шул исемдәге конкурс та игълан иткән. Бәйгегә нәтиҗә ясап, су объектларын чистарту буенча иң яхшы муниципаль район, иң яхшы авыл җирлеге, иң актив хезмәт коллективы, иң яшь катнашучы,...
-
Шешминка авылында яшәүче берәүдә конструкциясе үзгәртеп ясалган пневматик ау мылтыгы табып алынган
01 Янгын - коткару хезмәте эшчеләренә бу атна тыныч үткән, юл - транспорт вакыйгаларына һәм янгыннарга чакырту булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 9 июльдән 16сына кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 28 хәбәр кергән. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 108 кеше ачыкланган, ике шофер транспорт чарасы белән...
-
Чирмешән районында бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын белгечләр тикшерәчәк
Район хуҗалыкларындагы бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тикшерәчәк. Быел бу төр техникалар ярдәмендә районда 38 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып аласы була. Инвесторларныкыннан кала, районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 80гә якын бөртек комбайны исәпләнә. -Инвесторларның: "Агропродукт" җәмгыятенең, "Лениногорск агрофирмасы"ның, "БИАГРО"ның комбайннары нигездә яңа,...
-
Бәркәтә юлын ясыйлар
Ниһаять, Бәркәтә авылына трассадан керү юллары ике яктан да шомарырга тиеш. Кармалка борылышы һәм Елховой уңаендагы юлларда нефтьчеләр ярдәме белән тиздән зур ремонт эшләре башланачак. Белешүебезчә, Чирмешән ягыннан, Кармалка борылышыннан авылга кадәр 13 километр арадагы юл полотносын рәтләргә "Алексеевскдорстрой" осталары алына. Ә инде Елховой ягыннан 4 километр 200 метр арада...
-
Элмәледә дә яңгыр ява бит...
"Сөлчә" җәмгыятендә һава торышының көйсезлегенә карамастан, азык әзерләү звенолары эштән туктамый диярлек. Монда планлаганның 132 проценты күләмендә, ягъни 1012 тонна печән әзерләп өлгерделәр. Яңа һәм Иске Элмәле фермаларындагы малларга 1321 тонна сенаж да салынган (тиешленең 41 проценты). -Былтыр салынган өч баз ярым сенажыбыз да яхшы кышлады, - ди "Сөлчә" җитәкчесе...
-
Чирмешән районы быел да Шумиха Сабан туен оештырышты
Безнең район делегациясе быел да Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрүдә булыштылар. Әлеге чарада бездән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә 38 кешелек делегация катнашты. Фердинат Дәүләтшин курганлыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның Сабантуй уңаеннан котлауларын ирештерде, бәйрәмне оештыручыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Бәйрәмдә хезмәт алдынгыларын,...
-
Чирмешән укучылары укытучыларын нык сөендерде
Уку елы тәмамланды, чыгарылыш классларда сынаулар артта калды, нәтиҗәләр билгеле, кулларына аттестатлар алган укучылар урта һәм югары уку йортлары бусагаларын таптый башлады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова белән шул темага әңгәмә кордык. -Светлана Тәлгатовна, сез быелгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән канәгатьме? - Быел имтиханнар нәтиҗәләре былтыргыдан күпкә яхшы, 11...
-
Чирмешәннән әниле-кызлы Суворовалар малсыз тора алмыйлар
Кешегә вакыты белән күп тә кирәкми икән: кемдер миллионнар, яхталар, асылташлар турында хыялланса, икенчеләр өчен сыерлы булу да - зур сөенеч. Чирмешәннән бер гаилә шундый шатлыкларын безнең белән дә уртаклашты. Район үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче әниле-кызлы Сувороваларның йорт алдында печән әйләндергән вакытларына туры килдем. -Менә улым Володя чабып алып кайткан...
-
Вакытында түләмәсәң, штраф икеләтелә
Район башкарма комитетының административ комиссиясе үткән атнада Утыз Имән, Чирмешән, Әккәрәй, Кармыш авылларында экология торышын, чисталыкны тикшерде. Рейд барышында, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике утызимәнлегә һәм ун Чирмешән кешесенә карата беркетмә төзелгән. Чирмешәннең Амур ягындагы урамнарында, Юбилей, Дзержинский урамнарындагы йорт ти- рәсендә чүп үләннәре чабылмаган хуҗаларга карата административ эш кузгатканнар. Утыз...