Татарстанда коронавирус корбаннары саны 478гә җитте
Республикада

Татарстанда коронавирус корбаннары саны 478гә җитте

Татарстанда кичә тагын өч кеше коронавирустан үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, коронавирустан 1941 һәм 1953 елгы хатын-кызлар һәм 1938 елгы ир-ат үлгән.

Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган.

Татарстанда коронавирус  корбаннары саны 478гә җитте, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.


Нет комментариев