Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Яз һәм җәй – куркыныч чор

Райондагы янгын хәлләрен анализлау күрсәткәнчә, яз һәм җәй айларында ут чыгу очраклары саны күпкә арта. 2011 елның яз - җәй айларында 8 янгын чыккан, аларда 8 корылма янган, икесенә зыян килгән, ике гаилә йортсыз калган. Янгыннар 300 мең сумнан артыграк зыян салган. Янгын сүндерүчеләргә коры үләннәргә һәм чүп - чар...

Райондагы янгын хәлләрен анализлау күрсәткәнчә, яз һәм җәй айларында ут чыгу очраклары саны күпкә арта. 2011 елның яз - җәй айларында 8 янгын чыккан, аларда 8 корылма янган, икесенә зыян килгән, ике гаилә йортсыз калган.


Янгыннар 300 мең сумнан артыграк зыян салган. Янгын сүндерүчеләргә коры үләннәргә һәм чүп - чар өемнәренә капкан утны сүндерү максатында 45 тапкыр юлга чыгарга туры килде. Яз - җәй чорында янгын чыгуларның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү һәм балалар шаяртуы. Урамда яз, һава торышы да коры тора. Шуңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлеге башлыклары үз торак пунктларында ирекле янгын сүндерүчеләр отрядлары ярдәмендә махсус техника белән кизү торуны оештырырга тиешләр.

Янгын сүндерү техникасын су белән тәэмин итү чараларын да алдан күрү кирәк.

Яз айларында кайбер гражданнар ял итәргә урманга баралар, анда учак ягып, сүндермичә калдыралар.

Күпчелек урыннарда шимбә өмәләре оештырыла, ә җыелган чүп - чарга ут төртәләр. Ә бит урманда, бина һәм корылмаларга 50 метрдан якынрак урыннарда учак ягу, чүп, калдыклар, коры үләннәр яндыру тыела.

Гомумән, торак йортлар һәм төрле корылмалар янындагы участокларны янучан материаллардан, чүп - чардан, кипкән яфраклар һәм үләннәрдән арындырырга кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга һәм вәкаләтле затларга Административ хокук бозулар Кодексының 20.4 маддәсе буенча штраф түләргә туры киләчәк.

Андрей Фомин,
Чирмешән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Янгын куркынычсызлыгы

2
X