Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Татарстанда бруцеллезның тагын бер очрагы ачыкланган

2023 елда Татарстанда бруцеллезның ике очрагы теркәлгән иде: Чүпрәле һәм Әтнә районнарында, быел февраль аенда Кайбыч районында мөгезле эре терлек бруцеллезы буенча карантин кертелде.

Әлеге куркыныч авыруның яңа очрагы Яшел Үзән районында ачыклана. Моңа кадәр республикада бруцеллез авыруның инде 30 еллап күзәтелгәне булмаган.

Бруцеллез – терлек азыгы, һава юлы аша тарала торган куркыныч авыру.
Ул кешегә дә йогарга мөмкин. Инфекция чыганагы - йорт хайваннары. Әлеге авыруны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Ләкин шуны белергә кирәк: авыру кешедән кешегә күчми.

- Безнең районда бруцеллез белән авыручы хайваннар юк, әлегә хәл уңай, Хайваннарны тоту кагыйдәләрен үтәсәк һәм фермаларга һәм үз ишегалларына чит кешеләрне кертмәсәк, чир таралмас, - ди район ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Газыймов. - Шуңа күрә, ветеринария документлары булмаган хайваннарны сатып алмагыз. Диагностик, профилактик чаралар һәм идентификация үткәрү өчен хайваннарны ветеринария хезмәтенә вакытында күрсәтергә кирәк. Бу сезнең шәхси җаваплылыгыгыз гына түгел, җинаять җаваплылыгы да. Таләпләрне санга сукмаганда бөтен район куркыныч астында булачак, ягъни без "регионализациягә" (бу хайваннарның куркыныч авырулары буенча төбәк статусы) эләгәчәкбез дигәнне аңлата, андый очракта терлекләрне сата да, сатып ала да алмаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев