Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мәетне ярдыру мәҗбүриме?

Үлгән кешене яру шәригать буенча гөнаһ санала. Халык ярдыру кануннарының кырыслануыннан зарлана.

Нигә картаюы җитеп яки чирләп бакыйлыкка китүчеләрне, үлемендә криминал булмавы ап-ачык булганда да, ярдыруны мәҗбүри итәләр икән? “Кешене яруны бизнеска әйләндереп бетерделәр инде”, - дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә, шуңа да үлгән кешеләрне яру эшләре иркенлеген бераз чикләү чарасын күрү мөһим.

2020 нче ел өчен чыгарылган “Татар мөселман календаре”ндә Фәния Арсланованың: “Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә ирек бирсеннәр иде” дигән язмасы мине дә битараф калдырмады. Анда ул үлгән кешене җирләү хакында ачыклык керткән. Элек участок табибы биргән язу буенча ритуал хезмәттән рәсмиләштерү таныклыгын бик тиз ала идек, ә хәзер, кайчакта, ярдыру өчен генә дә берничә көн вакыт үтә. Автор бик дөрес яза, мондый проблема белән теләсә кем очрашырга мөмкин.

Дөньялар үзгәрде. Россия Федерациясенең “Халык сәламәтлеген саклау турында”гы 323 нче Законында бу мәсьәләдә нюанслар байтак. Ниндидер шик, судка барып җитәрлек криминал хәлләр булганда үлемнең сәбәбен ачыклау өчен, чыннан да, мәетне ярмыйча ярамый. Әгәр дә кеше үз кулы белән, үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, аны нотариуста раслатып, амбулатор картасына керттереп калдырган булса, аны ярмыйча җирләргә рөхсәт ителә. Хәтта яшьләр дә, үзләре үлгәннән соң ярдырмауларын сорап, махсус бланкта гариза яза ала. Ул кешенең нинди чир белән авырганын участок табибы белеп торганга күрә, үлем турындагы белешмәне дә шул табиб язып бирә. Өендә үлсә, участок инспекторы да килеп карый. Андый кешене беркем дә мәҗбүри ярдырырга тиеш түгел. 75 яшьне узгач, үлемнең сәбәбе картлык дип саналганга күрә, мәет ярылмый. Иң мөһиме - мәрхүмнең (мәрхүмәнең) туганнарына ярмау турында сорап язган гаризагызга баш табиб карарын кулыгызга алырга тырышырга кирәк. Бу таләп 70тән 75 яшь арасында үлгән кешеләргә дә кагыла. Ярмау хакында телдән үтенеч кенә нәтиҗәсез булырга мөмкин.

Татарстан Диния Назәрәте каршында эшләүче Аксакаллар шурасы, алар белән сөйләштем,  бу мәсьәләнең үтәлешен тикшереп тора.

Кыенлыклар туганда Нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесенә яки сәркәтибенә мөрәҗәгать итәргә була: 8(843) 237-94-53; 8(843) 505-07-00.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Редакциядән. Әлеге мәсьәлә уңаеннан район прокуратурасы һәм район үзәк хастаханәсе дә аңлатма бирерләр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев