Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Лашман халкының бурычы 23 мең сумга җиткән

Лашманда яшәүчеләрнең "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенә чүп җыю өчен бурычы 23 мең сумга җиткән. Январь аенда авылда чүпне бер дә җыймаганнар. Кайбер урамнарда зур чүп өемнәре барлыкка килгән. Капчыкларны алып китүче булмаса да, алар өстәлеп кенә торган. Этләр, кошлар капчыкларны ертып, чүп - чарны урам буе да таратып өлгерделәр....

Лашманда яшәүчеләрнең "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыятенә чүп җыю өчен бурычы 23 мең сумга җиткән.

Январь аенда авылда чүпне бер дә җыймаганнар. Кайбер урамнарда зур чүп өемнәре барлыкка килгән. Капчыкларны алып китүче булмаса да, алар өстәлеп кенә торган. Этләр, кошлар капчыкларны ертып, чүп - чарны урам буе да таратып өлгерделәр.
-Авылда ел дәвамында да түләмәүче хуҗалыклар бар, кайберәүләрнең бурычы 2 мең сум, - ди җәмгыять җитәкчесе Рәфыйк Хәйдаров. - Менә шундый жавапсыз авылдашлары аркасында башкалар җәфа чигә. Шуны да әйтеп узасы килә, авыл халкы арасында да капчыкларга тирес тутырып чыгарып куючылар бар. Без бит каты көнкүреш калдыкларын гына җыярга тиешбез. Яңа 2015нче елга эле килешү төзелмәгән булса да, халык бурычларын каплар дигән өмет белән бу көннәрдә Лашманда чүп җыя башлыйбыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманка коммунальное хозяйство