Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Күп катлы фатирларда яшәүчеләр проблемалары турында сөйләштеләр

Район үзәгендәге күп квартиралы йортларда яшәүчеләрне бергә җыеп, проблемалар һәм киләчәккә планнар турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов РФ Торак кодексындагы үзгәрешләр турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Чирмешәндәге 29 күпквартиралы йортның 26сы 2006-2011 елларда "Капиталь ремонт" программасы буенча ремонтланган. Тик җитешсезлекләр, ремонт таләп итүче урыннар гел килеп чыга....

Район үзәгендәге күп квартиралы йортларда яшәүчеләрне бергә җыеп, проблемалар һәм киләчәккә планнар турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов РФ Торак кодексындагы үзгәрешләр турында кыскача мәгълүмат җиткерде.
Чирмешәндәге 29 күпквартиралы йортның 26сы 2006-2011 елларда "Капиталь ремонт" программасы буенча ремонтланган. Тик җитешсезлекләр, ремонт таләп итүче урыннар гел килеп чыга. Киләсе елда бу программага Төньяк урамдагы 2 нче йортны кертергә ниятләп торалар. Чөнки капиталь ремонтка милекчеләрдән җыелган акчага гына (бер квадрат метрга 5 сум) зур эшләр башкарып булмый.
Халыкны түләү квитанцияләрендәге гомум йорт ихтыяҗлары (ОДН) суммасының зур булуы нык борчый. Әгәр тиешле вакытта һәм дөрес мәгълүмат бирсәләр, бу проблема булмаячагын аңлаттылар.
Коммуналь хезмәтләр өчен дә вакытында түләргә кирәк. Ике контурлы казаннарны хезмәтләндерүдәге кыенлыкларны ничек чишү юлларын да эзләделәр.
Күп квартиралы йортларда яшәүчеләрне борчыган тагын бер проблема - подъездлардагы һәм йорт тирәсендәге чисталык һәм тәртип. Йорт хайваннары тотучылар башкаларга кыенлыклар тудырырга тиеш түгел, асрыйсың икән, аны үз фатирыңда гына тот. Ә автомобилеңне йорт янында калдырганда ул халыкка комачауламаска тиеш.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан