Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кәҗәләрдән коткарыгыз!

Шушы көннәрдә генә Әккәрәй авылыннан редакциягә шалтыраткан хатын-кызның беренче сүзе шул булды. -Кәҗәләрдән коткарыгыз. Бакчаларга керәләр, капка ялгыш кына ачык калса, шунда ук ишегалдында зыян итеп чыгалар. Кырларда алар чәчүлекләрне таптыйлар. Түземлек калмады. Авыл җирлеге Советына да хәбәр иттек, чаралар күрмиләр,- диде ул. Әлеге шалтырату уңаеннан, без Ивашкино авыл җирлеге...

Шушы көннәрдә генә Әккәрәй авылыннан редакциягә шалтыраткан хатын-кызның беренче сүзе шул булды.

-Кәҗәләрдән коткарыгыз. Бакчаларга керәләр, капка ялгыш кына ачык калса, шунда ук ишегалдында зыян итеп чыгалар. Кырларда алар чәчүлекләрне таптыйлар. Түземлек калмады. Авыл җирлеге Советына да хәбәр иттек, чаралар күрмиләр,- диде ул.
Әлеге шалтырату уңаеннан, без Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Никонор Ефимовка мөрәҗәгать иттек.
-Әйе, андый проблема бар,- диде авыл башлыгы.- Төзекләндерү кагыйдәләре буенча терлекләрне урамга чыгарырга ярамый. Без Әккәрәйдә һәр йортта диярлек булдык, кисәттек. Кайберәүләр кәҗәләрен бауга бәйләп куялар. Ләкин күпчелек аларны урамга - иреккә чыгарып җибәрүне кулай күрә. Бу хәл дәвам итсә, мондый хуҗаларга карата беркетмәләр төзеп, штраф салыначак.
Сүз уңаеннан, районда 2014 елның 1 январена 900гә якын кәҗә исәпләнгән. Иң күп кәҗә асраучылар Яңа Элмәле авыл җирлегендә икән, монда ала 175 баш ук. Чирмешән авыл җирлегендә кәҗәләр - 137, Лашманда - 96, Яңа Кадида - 88, Күтәмәдә - 53 баш. Ивашкино авыл җирлегендә бу төр хайван саны 61 (30сы - Әккәрәйдә "пропискада").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined