Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кайчан айныр бу бала?

Олы яшьләрдәге апа белән автовокзалда таныштык. Асия апа бик моңсу, керфекләре дә чыланган. Күренеп тора, эчендәгеләрен кем белән булса да уртаклашасы килә, минем сораганымны да көтмичә, ул сөйләп китте: -Ирем дә эчте, әллә ул вакытта үзем яшьрәк булгангамы, түздем. Ә менә балаң эчеп өйдә тавыш куптарудан да яманы юк икән....

Олы яшьләрдәге апа белән автовокзалда таныштык. Асия апа бик моңсу, керфекләре дә чыланган. Күренеп тора, эчендәгеләрен кем белән булса да уртаклашасы килә, минем сораганымны да көтмичә, ул сөйләп китте:

-Ирем дә эчте, әллә ул вакытта үзем яшьрәк булгангамы, түздем. Ә менә балаң эчеп өйдә тавыш куптарудан да яманы юк икән. Аңардан авыр сүз ишетүе аеруча авыр.
Без улым белән икәү генә яшибез, яше дә олыгаеп бара, үз ярын да таба алмас инде. Төпле генә эш урыны да юк, ярар, бүген минем пенсиягә яши, мин дә гомерлек түгел бит. Исереп кайткач, аның өйдә ни кыланганын сөйләсәң кеше ышанмас.Айнык чагында акыллы, тәртипле, уңган да үзе. Бер эчәргә тотынса, "бәйрәм" айларга сузыла. Аның кайтуын куркып көтеп торам, күзенә күренмичә чыгып качу җаен эзлим.
Эченә бу "зәхмәт" керсә, мине дә, туганнарын да тыңламый. Йортка, малларга төрле зыян салырга мөкин, ут-күз чыгармаса иде дип куркып торам. Белмим, кайчан аңга килер бу бала, картлыгымда үз йортымда тынычлап яшәргә насыйп булырмы?
Бик теләсәм дә, мин бу апага ярдәм итә алмыйм. Ә бит шулай интегеп яшәүче бер Асия апа гына түгел, хәтта эчкече әниләре өчен хурланып, кимсенеп яшәүче балалар да бар.
И, Ходаем, айныт шундыйларны!
Кадрия Гамирова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X