Катгый чаралар күреләчәк
Бүген район халкының торак - коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 1 миллион 105 мең 295 сумга җиткән. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте баш бухгалтеры Елена Козлова әйтүенчә, нигездә, коммуналь хезмәтләр өчен бер үк кешеләр даими түләмичә киләләр. Нәтиҗәдә, кайбер райондашларыбызның бурычы 40-50 мең сумга ук җиткән. Әйтик, Совет урамындагы 51нче йортта...
Бүген район халкының торак - коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 1 миллион 105 мең 295 сумга җиткән.
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте баш бухгалтеры Елена Козлова әйтүенчә, нигездә, коммуналь хезмәтләр өчен бер үк кешеләр даими түләмичә киләләр. Нәтиҗәдә, кайбер райондашларыбызның бурычы 40-50 мең сумга ук җиткән. Әйтик, Совет урамындагы 51нче йортта (тулай торак) яшәүче кайбер кешеләрнең бурычы 46, 41, 22 мең сумга җыелган.
"Шушы көннәрдә безнең хезмәткәрләр бурычлары зур булган гражданнарга кисәтү ясап чыктылар. Әгәр дә алар тиешле вакытта әҗәтләрен капламасалар, эшләре судка җибәреләчәк, -ди Елена Козлова. - Аннан соң инде бу эшкә суд приставлары җәлеп ителәчәк. Закон буенча бурычы зур булып та, аны түләүдән баш тартучыны торагыннан чыгарырга да мөмкиннәр. Шуңа да эшне иң соңгы чараларга җиткермичә, райондашларыбызга коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барырга киңәш итәбез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев