Иске Үтәмештә абзар янган
Иске Үтәмештә төнге икеләрдә тавышка уянып киткән бер хатын-кыз салют-фәлән аталармы соң, дип тәрәзәгә караса - абзарлары яна икән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә сарайның тезмәсе инде янып беткән була. Ярый әле хуҗалар терлекләрен чыгарып өлгерәләр, халык та утны сүндерергә керешкән. Тик, кызганыч, янгын корылмага зыян салып өлгерә. -Ут электр үткәргечләреннән чыккан...
.jpg)
Иске Үтәмештә төнге икеләрдә тавышка уянып киткән бер хатын-кыз салют-фәлән аталармы соң, дип тәрәзәгә караса - абзарлары яна икән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә сарайның тезмәсе инде янып беткән була. Ярый әле хуҗалар терлекләрен чыгарып өлгерәләр, халык та утны сүндерергә керешкән. Тик, кызганыч, янгын корылмага зыян салып өлгерә.
.jpg)
-Ут электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйбыз. Шуның өчен абзарлардагы электрны сүндереп калдырырга онытмагыз, иске үткәргечләрне вакытында алмаштырырга, аларны печән, салам чүбеннән, пәрәвезләрдән чистарткалап торырга кирәк,- ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.
Андрей Фомин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев