Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Эт – кешенең дустымы?

2011 ел дәвамында этләрдән зыян күргән 67 кеше район больницасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 21 очрагында бәлага таручылар - балалар. Чирмешәндә яшәүче җиде яшьлек Даниил Калентьевка да көтмәгәндә күршеләренең эте һөҗүм итә, битен, кулын тешли. Физик яраларга көчле психологик шок та өстәлә. "Бу вакыйгадан соң биш ай вакыт үтсә...

2011 ел дәвамында этләрдән зыян күргән 67 кеше район больницасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 21 очрагында бәлага таручылар - балалар.


Чирмешәндә яшәүче җиде яшьлек Даниил Калентьевка да көтмәгәндә күршеләренең эте һөҗүм итә, битен, кулын тешли. Физик яраларга көчле психологик шок та өстәлә.

"Бу вакыйгадан соң биш ай вакыт үтсә дә, Даниил әле һаман да берүзе генә урамга чыгарга курка, - ди аның апасы Валентина Васильева. - Урамда, чыннан да, этләр бик күп. Күпчелек ата - аналар балалары өчен куркып торалар, аларны мәктәпкә озатып, каршы алырга мәҗбүрләр".

Әйе, Чирмешән урамнарында этләр күбәйде. Балаларны гына түгел, ә өлкәннәрне дә куркытып, көтүләре белән йөриләр. Бу проблема район үзәгендә генә түгел, ә авылларда да бар. Чөнки "кеше дустыннан" зыян күрүчеләр Бәркәтәдә, Керкәледә, Туймәттә һәм башка авылларда да булган. Яңа ел башланды гына, ә табибларга этләр тешләгән кешеләр мөрәҗәгать иткән дә инде.

"Этләрне юк итү буенча эш алып барабыз. Авыл эчендә аларны атарга ярамый, шуңа күрә этләргә агу бирәбез, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Аннан соң, урамда йөрүче этләрнең күбесенең хуҗалары бар. Алар этләрен урамга чыгармасыннар, бәйдә тотсыннар иде".

Светлана Сарыйм кызы әйтүенчә, кыргый, хуҗасыз этләрне авыл урамнарыннан юк итүнең тагын бер юлы бар, аларны тотып, махсус учреждениеләргә җибәрү яисә каядыр алып китеп ату. Әмма моның белән кем шөгыльләнергә тиеш икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗасыз этләр

2
X