Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Эбола бизгәге Африка чикләрен узды

БМО мәгълүматларына караганда, көн саен Эбола вирусы йоктырган 200 кешенең гомере чикләнә. Оешманың иминлек советы бу чирнең кешелек өчен куркыныч булуын таный һәм барлык дәүләтләрне дә эпидемия нык таралган Көнбатыш Африка илләренә ярдәм күрсәтергә чакыра. Эбола - бүген генә килеп чыккан яңа чир түгел. Ул узган гасырның 70нче елларында Африка...

БМО мәгълүматларына караганда, көн саен Эбола вирусы йоктырган 200 кешенең гомере чикләнә. Оешманың иминлек советы бу чирнең кешелек өчен куркыныч булуын таный һәм барлык дәүләтләрне дә эпидемия нык таралган Көнбатыш Африка илләренә ярдәм күрсәтергә чакыра.

Эбола - бүген генә килеп чыккан яңа чир түгел. Ул узган гасырның 70нче елларында Африка илләрендә меңләгән кешенең гомерен өзгән. Шул чордан бирле әлеге афәткә каршы көрәш барса да, бүгенгәчә Эбола вирусыннан вакцина уйлап табылмаган. Шуңа да әлеге чирне йоктыручыларның 90 процентының гомере чикләнә.
Эбола бизгәгенең билгеләре шуңа охшаш вирусларныкы кебек үк - тән температурасы күтәрелә, тәнгә тимгелләр чыга, канның оешучанлыгы түбәнәя. Кеше еш кына күп кан югалтудан үлә.
Эболаның Америкага һәм Европа илләренә, шул исәптән Россиягә дә үтеп керү мөмкинлеге зур. Чөнки бүгенге көндә Африка илләрендә Эбола бизгәген йоктыручылар саны ун меңнән артык дип исәпләнә һәм бу күрсәткеч көн саен йөзләгән кешегә арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X