Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә чүп җыючыларга эш ике тапкыр арткан

Соңгы арада район үзәгендә һәм авылларда чүп җыючыларга эш бермә-бер арткан.

Бер карыйсың - контейнерларны бушатып кына китәләр, күп тә үтми, ул инде ташып тулган була. Нишлисең, халыкның йорт, каралты-кура тирәсен җыештыра торган вакыты. Кыш буена җыелган, кирәкмәгән, сортировкаланган әйберләр, кием-салым дә – чүплектә.

– Эре габаритлы чүп күләме артты: өй җиһазы – мебель, агач ботаклары, бакчадан җыелган яфрак. Автомашина резинасын күп ташлыйлар, тик без аларны алмыйбыз, –  ди Чирмешәндәге каты көн-күреш калдыклары полигоны мастеры Валерий Тимофеев. – Чүпне район буенча өч автомашина белән җыябыз. Көндез өлгерә алмасак, шәт, төнге смена да оештырмыйча булмас.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X