Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр “Халык контроле”на 31 мөрәҗәгать юллаган

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан агымдагы елның узган 10 аенда 31 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла. Октябрь аенда гына да Югары Кармалкадан, Кызыл Ярдан, Иске Элмәледән дә нәкъ юлларга кагылышлы хатлар кергән. Биредә теркәлгән соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсендә Чирмешәннең Амур ягында малларның иркендә...

Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан агымдагы елның узган 10 аенда 31 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.


Октябрь аенда гына да Югары Кармалкадан, Кызыл Ярдан, Иске Элмәледән дә нәкъ юлларга кагылышлы хатлар кергән.

Биредә теркәлгән соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсендә Чирмешәннең Амур ягында малларның иркендә йөрүләреннән, бакчаларга кереп зыян салуларыннан зар белдергәннәр. Моны дәллиләп, шунда ук фоторәсем дә урнаштырганнар. Берәү район үзәгендәге Беренче Май урамында баганаларда яктырткычлар янмау турында хәбәр иткән.

Гаризаларның күпчелеге инде хәл ителгән, кайберләре буенча башкарыласы эшләр планлаштырылган, кайберләре буенча тикшерү бара.

-Якташларыбыз "Халык контроле"на район үзәгендәге күл янәшәсендәге балалар мәйданчыгында ремонт кирәклеге турында да язганнар иде, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин.- Биредә авыл җирлеге Советы исәбенә ремонт үткәрелде.

"Халык контроле"нә кергән хатлар җаваплы ведомстволарга һәм министрлыкларга җибәрелә. Алар ун көн дәвамында җавап бирергә тиешләр. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай хәл ителә дип булмый, еш кына монда "нигезле кире кагу" ("мотивированный отказ") билгесен дә күреп була.

Сүз уңаеннан, алкоголь сату буенча законсыз эш итүчеләр хакында да компьютердан, интернет аша дәүләт хезмәтләре порталының "Халык контроле" бүлегенә зарланырга мөмкин. Факт расланса, хәбәр бирүчегә акча түләү дә каралган.

автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

http://Татарстанда үз-үзенә кул салган егет полиция хезмәткәрләрен гаепләп мөрәҗәгать калдырган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18071

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юллар проблемасы