Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Проблема бар

Чирмешәндәге күп фатирлы йорттагы янгын электр үткәргечләреннән чыккан

Район үзәгенең Совет урамындагы 3 нче йорттагы бер фатирда янгын чыгып, ут аш бүлмәсенә зыян салган. Бәхеткә, аның хуҗасы янгынны вакытындарак күреп ала, юкса, әлеге казаның ахыры тагын да аянычрак булыр иде.

 

-Элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге йортта яшәүче фатир хуҗасы ут хакында янгын сүндерүчеләргә төш вакытында үзе шалтыратып хәбәр итә. Янгын торактагы кухня гарнитурына, аш бүлмәсенә өлешчә зыян салган, - ди  райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте  өлкән дознавателе Надежда Костина. – Ут электр җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында чыккан, ягъни  бер розеткага – озынайткыч кабельгә тоташтырылган  электр җиһазлары үткәргечләргә көчкә килгән, үткәргеч эреп, ут чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев