Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә “Тройной“ одеколоны сату кагыйдәләре бозыла

Районда алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнешен контрольдә тотучы махсус комиссия май аенда тугыз тикшерү үткәргән. Тикшерүчеләр шуларның дүртесендә закон бозу очракларына тап булганнар. Әлеге өлкәдәге кагыйдәләрне санга сукмаучыларга бу айда 12 мең сум күләмендә штраф салынган. Гадәттә закон бозучылар өйдән, "астан" алкоголь эчемлекләре сата. Алкоголь сату вакытының режимын бозучылар да...

Районда алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнешен контрольдә тотучы махсус комиссия май аенда тугыз тикшерү үткәргән. Тикшерүчеләр шуларның дүртесендә закон бозу очракларына тап булганнар.

Әлеге өлкәдәге кагыйдәләрне санга сукмаучыларга бу айда 12 мең сум күләмендә штраф салынган. Гадәттә закон бозучылар өйдән, "астан" алкоголь эчемлекләре сата. Алкоголь сату вакытының режимын бозучылар да бар. Югыйсә, кибетләрдән хәмер сату иртәнге 10 нан кичке 10 га кадәр генә рөхсәт ителә. Кайбер эшмәкәрләр алкогольгә лицензия рәсмиләштермичә генә керем алмакчы. Лицензиясе була торып, суррогат сатучылар да очрый. "Тройной" одеколон сату белән бәйле кагыйдәләрне бозучылар бар.
Алкоголь белән шулай закон бозып кәсеп итүчеләр хакында мәгълүмат бирүчеләрне акчалата бүләкләү дә каралган. Мондый хәбәрне Интернет аша "Халык контроле"нә язып җибәрергә мөмкин.
2014 ел белән чагыштырганда, районда үзебезнең республикада җитештерелгән аракы сату шактый арткан. Быелның биш ае нәтиҗәләре буенча, район бюджетына акцизлардан 221 мең сум акча кайтарыла. Бу акчалар парк һәм скверларны төзекләндерү өчен тотылырга тиешле икән.
Ел башыннан республикада 126 кеше аракыдан агуланып үлгән. Араларында яшүсмерләрнең булуы да аяныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы алкоголь продукциясен законсыз сату Тройной одеколон “Тройной“