135нче янгын часте хезмәткәрләре апрель аенда Күтәмә авылына ут сүндерергә барган (анда баз өсте янган). Чирмешәннең элеккеге МСО территориясендәге склад бинасында чыккан янгынны да бастырырга туры килә. Файдаланылмый торган корылманың түбәсе берникадәр зарарланган.
Ут белән көрәшүчеләрнең быел Күтәмәгә инде икенче тапкыр чыгуы. Кышын бу авылда торак йорт янган иде: электр...
135нче янгын часте хезмәткәрләре апрель аенда Күтәмә авылына ут сүндерергә барган (анда баз өсте янган). Чирмешәннең элеккеге МСО территориясендәге склад бинасында чыккан янгынны да бастырырга туры килә. Файдаланылмый торган корылманың түбәсе берникадәр зарарланган.
Ут белән көрәшүчеләрнең быел Күтәмәгә инде икенче тапкыр чыгуы. Кышын бу авылда торак йорт янган иде: электр чыбыклар искергән булган. Ел башында Яңа Элмәледә бер йорт верандасына уттан өлешчә зыян килде. Иң аянычы - янгында бер ир-ат пешеп тән җәрәхәтләре алган.
-Быел районыбыз территориясендә шушы дүрт янгын теркәлде (былтыр җиде иде). Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре, нигездә, ут белән саксыз эш итү,- ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте дознавателе Фәрит Яруллин.
Болардан тыш, янгын сүндерүчеләр ут капкан чүп һәм коры үлән сүндерергә дә барганнар. Ә берсендә махсус машиналарны ялган чакыруга кузгатырга туры килә.
Нет комментариев