Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә “Наркотикларсыз тормыш“ исемле акция старт алды

Республикада 25 майдан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле акция старт алды. Әлеге акциянең максаты - наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү. Бу чарада район мәктәпләре, мәдәният йортлары актив катнашты. -Акция барышында Чирмешән лицеенда барлык классларда да класс сәгатьләре үтте. Укучылар үз куллары белән ясалган, бәхет рецептлары язылган...

Республикада 25 майдан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле акция старт алды. Әлеге акциянең максаты - наркотикларга тискәре караш тәрбияләү һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү.

Бу чарада район мәктәпләре, мәдәният йортлары актив катнашты.
-Акция барышында Чирмешән лицеенда барлык классларда да класс сәгатьләре үтте. Укучылар үз куллары белән ясалган, бәхет рецептлары язылган валентинкаларны урамдагы халыкка тараттылар, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Шәйхетдинова. - 7 класс укучылары әзерләгән "Без бергә!" исемле флеш-моп та тормышка сәламәт караш тәрбияләүгә ярдәм итә. Башлангыч класс укучылары да наркотикларга каршы булуларын күрсәтә алдылар. Алар ясаган "сәламәтлек агачы" китапханәнең уку залына урнаштырылды, аның йөрәк формасындагы яфракларына теләкләр язылган.
Чирмешәннең икенче санлы мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш" исемле түгәрәк өстәл оештырганнар. 5-11 класс укучылары һәм укытучылар наркотикларның зыяны турында әңгәмә корганнар, наркотикларга юк, дип әйтергә кирәклеге хакында аңлатканнар.
Беренче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары да наркотикларга каршы булуларын белдергәннәр. 8 класс укучылары "Наркотиклар: аларга ничек каршы торырга?" исеме астында мәктәп укучылары каршында чыгыш ясаганнар. Шулай ук бу мәктәптә наркотикларсыз тормышны пропагандалау максатында район үзәк больницасы врачлары белән (Юлия Варкичева, Нәсимә Габдрахманова, Зилә Мингулова) очрашу да үткәрелгән. 7-11 класс укучылары наркотикларның зыяны турында күп нәрсә белгән, медицина хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткергәннәр.
Мәдәният хезмәткәрләре дә наркотикларның тормыш өчен куркыныч булуын, аның зарарын яшьләргә төрле юллар белән аңлатырга тырышкан. Күтәмә, Яңа Элмәле, Утыз Имән, Иске Кади, Иске Элмәле авыллары мәдәният йортларында әңгәмәләр, лекцияләр, викториналар үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Лицей наркотикларга – юк!