Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә кайберәүләр чүпләрен полигонга түгел, зират янына ташый

-Нинди хәл инде, әле өченче көнне генә җыештырган идек бит, чип-чиста урынга машина-машина чүп түгеп киткәннәр, языгыз әле газетага, шулай ярамый бит инде, - дип килеп керде редакциягә гарьлегеннән янып-көюе йөзенә чыккан Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева. Сүз Кече Чегодай авылы яныдагы терлекчелек фермасы янәшәсендәге ком карьеры һәм аның...

-Нинди хәл инде, әле өченче көнне генә җыештырган идек бит, чип-чиста урынга машина-машина чүп түгеп киткәннәр, языгыз әле газетага, шулай ярамый бит инде, - дип килеп керде редакциягә гарьлегеннән янып-көюе йөзенә чыккан Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева.

Сүз Кече Чегодай авылы яныдагы терлекчелек фермасы янәшәсендәге ком карьеры һәм аның тирәсендәге территория турында бара икән.
-Өч көн элек монда рекультивация эшен төгәлләп, җыештырасын җыештырып, карьерның өстен тигезләтеп чистарткан идек. 450 меңгә төште бу хезмәт. Бер-ике көннән карасак, шунда берәүләр тирес, чүп-чар түгеп киткәннәр. Каян килә халыкта бу мәнсезлек?! Югыйсә, машинага төягән бит инде, полигонга кадәр ара ерак түгел, - ди авыл җирлеге башлыгы. - Газета аша халыкка җиткерегез әле, Кече Чегодай янындагы ком карьеры урынына чүп түгәргә ярамый. Чирмешәнлеләр арасында татар зираты ягындагы посадкага, Амур ягындагы ферма тирәләренә чүп актарып китүчеләр дә бар.
Район башкарма комитетының административ комиссиясе сәркәтибе Татьяна Якимова сүзләренчә, болай кагыйдә бозучыларга административ җәза каралган. Тиешсез урынга чүп түгүче гражданнарга 2 меңнән 5 меңгә кадәр, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 меңгә чаклы, юридик затларга 50 меңнән 200 мең сумга чаклы штраф бирелә. Бу хәл ел буена икенче тапкыр кабатланса, штрафлар күләме ике тапкыр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полигон чүплек