Чирмешәндә дә терлекләргә нодуляр дерматит яный
Ветеринария белгечләре чаң суга: мөгезле эре терлекләргә тагын бер яман, йогышлы чир - нодуляр дерматит зыян китерергә мөмкин. Бүгенге көндә Оренбург өлкәсендә нодуляр дерматит буенча ике урында карантин игълан ителгән. 2017 елда бу авыру үзе турында Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә искәрткән булган. -Быел нодуляр дерматитка каршы райондагы һәм республикадагы эре...
Ветеринария белгечләре чаң суга: мөгезле эре терлекләргә тагын бер яман, йогышлы чир - нодуляр дерматит зыян китерергә мөмкин.
Бүгенге көндә Оренбург өлкәсендә нодуляр дерматит буенча ике урында карантин игълан ителгән. 2017 елда бу авыру үзе турында Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә искәрткән булган.
-Быел нодуляр дерматитка каршы райондагы һәм республикадагы эре хуҗалыклардагы һәм халыктагы мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү планлаштырыла. Ул өч айлыклардан башлап, елга ике тапкыр - язын һәм көзен, барлык мөгезле эре терлекләргә ясалачак, - ди районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү өчен 360 доза вакцина кайтты инде. Шәхси хуҗалыклардагы малларга да даруларлар кайтарыла.
Белешмә:
Нодуляр дерматит вакытында терлекләрнең лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астында күзәнәкләр, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Нигездә чебен, черки, кан эчә торган бөҗәкләр таратучы чир белән сарыклар, кәҗәләр дә авырырга мөмкин. Терлектә авыру башланганда аның апетиты бетә, барыннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төстә керә, тиресе бозыла, терлек үлә.
Әлеге йогышлы чирне районга кертмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:
-яңа мал сатып алу, аннан яшь үрчем алу, терлек сую, итен сату, читтән терлек сатып алуны район ветеринария хезмәте белән килештерергә;
-берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта чирләгән очракта, һичшиксез, һәм тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев