Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә күпквартиралы йортларның түбәләреннән карны кем чистарта?

Чирмешәннең Совет урамындагы күпквартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартылмаган. Бу хакта uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә язганнар. Дөрес, шунда ук "заявка хәл ителгән" ("заявка решена") дигән сүзләр дә бар. Район үзәгендә күпквартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартуны "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте оештырырга тиеш. -Күптән түгел без Совет урамындагы барлык йортларның да түбәләрен...

Чирмешәннең Совет урамындагы күпквартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартылмаган.


Бу хакта uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә язганнар. Дөрес, шунда ук "заявка хәл ителгән" ("заявка решена") дигән сүзләр дә бар.

Район үзәгендә күпквартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартуны "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте оештырырга тиеш.

-Күптән түгел без Совет урамындагы барлык йортларның да түбәләрен кардан арындырып чыктык,- ди ширкат идарәсенең рәисе Мәсхүт Хөсәенов. -Электр челтәрләре җитәкчесе Рәмил Кәримовка рәхмәт, ул безгә бу эшкә кирәк күтәргечле махсус машина бирде.

Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләргә шуны да әйтәсем килә: кар явып тора, карны без генә чистартып өлгерә алмыйбыз. Шуңа да машиналарны түбәләрдән кар төшеп, зыян китермәслек урыннарда куярга, балаларны игътибарсыз калдырмаска, үзебезгә дә уяу булырга кирәк.

Сүз уңаеннан, "Халык контроле"ндә безнең районнан 32 дәгъва теркәлгән, аларның күпчелеге уңай хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X