Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында бәрәңге сабагы чүп-чар чыгаручы машиналарга комачаулый

Кызганычка каршы, көз башлану белән районда каты көнкүреш калдыкларын чыгару кыенлашты. Сәбәбе - контейнер мәйданчыклары һәм юл кырыйлары бәрәңге сабагы һәм авыл хуҗалыгының башка калдыклар белән ташып тула.

Чүп ташучы машиналарны йөртүчеләр көн саен районыбызның күп кенә авыл җирлекләреннән каты көнкүреш калдыклары җыю кагыйдәләре бозылу очракларын сурәтләгән фотолар белән уртаклашалар.

 -Бәрәңге сабагын һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең башка калдыкларын гадәти чүп-чар белән бергә ташлау тыела. Алар каты коммуналь калдыкларга карамый һәм аларны алып китү төбәк операторының коммуналь хезмәт бәясенә кертелмәгән, - дип шәрехли әлеге хәлне "Гринт" җәмгыятенең калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы кулланучылары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев.

Төбәк операторы вәкиле сүзләренчә, бәрәңге сабагы аркасында башка кешеләр үзләренең гади чүп пакетын контейнерга ташлый алмыйлар. Бер генә бакчачы үсемлек калдыкларын контейнерга чамасыз күп ташласа да, ул ташып чыга.

Әйтергә кирәк, каты көнкүреш калдыкларны җыю кагыйдәләрен бозу чүп-чар ташучыларның эш графигында да чагыла. Аларга өстәмә рейслар ясарга туры килә һәм торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты сизелерлек арта.

фото: Илдус Шәкыйрзянов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев