Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында ел башыннан дүрт янгын теркәлгән

Актаныш районында булган коточкыч фаҗига хакында ишеттек. Пучы дигән авылның бер йортында ут чыгып, янгында 6 кеше һәлак булган. Иң аянычы, ут корбаннарының өчесе - 13, 10 һәм 3 яшьлек балалар. 13 февраль көнне, иртәнге дүртләр тирәсендә булган әлеге фаҗига барыбызны да тагын бер кат ут тирәсендә сак булырга кирәклеген...

Актаныш районында булган коточкыч фаҗига хакында ишеттек. Пучы дигән авылның бер йортында ут чыгып, янгында 6 кеше һәлак булган.

Иң аянычы, ут корбаннарының өчесе - 13, 10 һәм 3 яшьлек балалар. 13 февраль көнне, иртәнге дүртләр тирәсендә булган әлеге фаҗига барыбызны да тагын бер кат ут тирәсендә сак булырга кирәклеген искәртә.
Бездә дә бит янгыннар еш булып тора. Әнә Лашман авылында шушы көннәрдә генә йорт янып, "кызыл әтәч" аның хуҗасын минутлар эчендә бер нәрсәсез калдырды. Ярый әле, янгында кеше үлеме чыкмаган. Моңа кадәр быел гына да районда өч мунча януын исәпләсәң. Әгәр ут йортларга, каралты-курага күчеп капкан булса...
Республика Министрлар Кабинетының, районнар белән видеоэлемтә аша үткәрелгән утырышында әйтүләренчә, кайбер районнарда быел янгыннарның артуы күзәтелә. Аларның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр үткәргечләрнең төзек булмавы, мичләрдән дөрес файдаланмау. Статистика тагын шуны күрсәтә, ут күбрәк тәртипсез тормыш алып баручы, эчкече гаиләләрдә чыга. Андыйларга игътибарны арттыра төшәргә, диделәр.
Тагын бер бәла аяк астында: көнкүреш газыннан агуланып, быел республикада ике кеше дөнья куйган. Шуның өчен мич, вентиляция морҗаларының төзек булуына инану зарур. Кышын еш кына морҗа тишекләре бозланып тыгыла.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан янгынга каршы аерым режим

2
X