Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән балалар бакчаларына йөрүчеләр калырмы?

Балалар бакчасына ул-кызларын йөрткән өчен әти-әниләр киләсе елның 1 январеннан уртача 12 процентка күбрәк түли башлый. Әйтик, кемдер моңа кадәр 2009 сум түләгән булса, яңа ел башыннан бу бәя 2257 сум булачак. Чиновниклар түләүләрнең күтәрелүен мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен тоту чыгымнарының артуы һәм азык-төлеккә бәяләрнең "сикерүе" белән бәйле дип аңлаталар. Белгечләр...

Балалар бакчасына ул-кызларын йөрткән өчен әти-әниләр киләсе елның 1 январеннан уртача 12 процентка күбрәк түли башлый. Әйтик, кемдер моңа кадәр 2009 сум түләгән булса, яңа ел башыннан бу бәя 2257 сум булачак.

Чиновниклар түләүләрнең күтәрелүен мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен тоту чыгымнарының артуы һәм азык-төлеккә бәяләрнең "сикерүе" белән бәйле дип аңлаталар. Белгечләр әйтүенчә, бер баланы бакчага йөртү, аны карау айга якынча 8 мең сумга төшә. Шушы чыгымнарның 70 проценттан күбрәген дәүләт үз өстенә алса, 27 процентын әти-әниләр күтәрә.
-Түләүләр өчен компенсацияләр саклана. Аларны бирү тәртибен балалар бачаларында ата-аналарга аңлаталар, - ди район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсумова.- Әти-әниләрнең уртача түләү күләменнән беренче бала өчен 20 процент, икенче балага ул сумманың яртысы, өченче һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләргә аның 70 проценты кире кайтарыла. Бу компенсацияләр, керемнәргә карамыйча, барысына да түләнә.
Районда 25 балалар бакчасы эшли, аларда 792 сабый тәрбияләнә.
Моннан тыш, бер гаилә әгъзасына туры килгән керем күләме 20 мең сумнан азрак булган гаиләләр өстәмә компенсацияләргә хокуклы. Керем азрак булган саен компенсацион түләүләр дә күбрәк була.
Күп балалы гаиләләр һәм әти-әниләрнең берсе 1нче яки 2нче төркем инвалид булганнар ташламага ия. Балаларын бакчага йөрткән өчен алар тиешленең 50 процентын гына түли һәм шулай ук компенсациягә дә хокуклылар. Инвалид, ятим балалар бакчага бушлай йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан детский сад методист