Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

«Без кешедән киммени?»

«Социаль челтәрләрдәге бу пост беркемне дә битараф калдырмады. Сез дә укып карагыз әле. Дөрес бит?

"Төньякта яшим. Бервакыт ирем белән әнием янына Башкортстанга кунакка кайттык. Мин якын туганнарымны шашлык пешерергә пикникка җыйдым. Әниемнең йорты янындагы урынга барырга булдык, анда күл һәм кечкенә урманлы матур болын бар. Балачагымда һәм яшьлегемдә мин анда хуш исле үләннәр һәм кыр чәчәкләре арасында йөрергә, күлдә су коенырга яраттым.

Шушы урынга килдек. Кыр үләннәре каты, биек чүп үләннәренә әверелгән, күп урыннар яндырылган яки пластик чүп-чарга күмелгән. Минем һушым китте! Без күл буендагы чиста болынны таба алмадык, утырыр өчен чүп-чарны һәм тәмәке төпчекләрен җыеп алдык, мангалда ут кабыздык. Шашлык тәмле булды, ләкин яраткан болынымның күренеше мине хафага салды — барысы да шундый пычрак, мескен күл — ул да "чәчәк аткан". Мин анда йөзәргә батырчылык итмәдем.

Баштан ук туганнарыма чүп-чарны үләнгә һәм куакларга ташламаска, ә махсус пакетка җыярга куштым: бездән соң бернәрсә дә калмасын. Болын бик кызганыч иде. Һәм мин үзең ял иткән урынны ничек шулай пычратырга мөмкин икәнлегенә бик нык ачуландым. Аннан чыгу юлында йөз метр ераклыкта чүп савыты бар, шуңа кадәр алып барып булмыймы?

Китәргә җыенганда, мин беркемнең дә кулында чүп-чар салынган пакет күрмәдем. Сораган идем, әнием, без инде аны ташладык, ди. "Ничек ташладык, кая?" "Камышларга. Без кешедән киммени? Барысы да шунда ташлый!" Сүгенүдән чак кына тыелып калдым. Чүпне аннан алу мөмкин түгел иде инде - ул кыя өстендә камышлар эчендә югалган.

Шунда мин бөек хакыйкатьне аңладым: бу кешеләр шушы тормышка лаек. Алар ярылган асфальт, лампасыз фонарьлар, пычрак урамнар, исле елгаларга лаек. Алар үзләрен хөрмәт итми икән, кем аларны хөрмәт итсен?

Хөкүмәт урамнарны чүпләми һәм балалар мәйданчыкларын җимерми. Җитәкчелек лампочкаларны һәм электр чыбыкларын урламый. Мин сезнең зарларыгызга бүтән ышанмыйм. Якташлар, сез үзегез тәртипсезлек оештырасыз, һәм шунда яшисез. Башта үзегез үзгәрегез, аннары сезгә башкача караш таләп итегез!" 

Мәгълүмат чыганагы

фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев