Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бәркәтәдә 65 йорт су басу куркынычы янаган урамнарда урнашкан

Соңгы атнадагы җылылар, яңгырлар кыш буена яуган карның шактыен “ашап” та өлгерде. Шуңа күрә язгы су басулар куркынычы кимеде сыман.

Әмма белгечләр уяулыкны киметмәскә өнди. Кисәк кенә артык җылытып, бигрәк тә төннәрен туңдырмаса, су ташулар булырга мөмкин. Бәркәтә авылында мондый хәлгә алдан әзерләнеп, өйрәнүләр үткәргәннәр.

-Безнең авылның Шушма елгасы буендагы Карл Маркс,  Шакирҗанов, Тукай урамнарында  су басу куркынычы янаган 65 йортта 149 кеше яши. Су бәла-казасы очрагында андагы халыкны кая урнаштыруны, аларга ничек булышачагыбызны планлап, килешеп куйдык. Болар махсус комиссиядәге авылдашларыбыз ярдәмендә эшләнәчәк, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали Мирзаянов әйтүенчә, районда  язгы су ташуларга әзерлек максатында, райондагы 21 буаның – гидротехник корылманың торбалары ачылган, буаларның сулары куркынычсыз күләмдә калдырылып бушатылган.

-Язын көндез 5-7 градус җылы торса, төннәрен бераз туңдырса яхшы, болай зур ташулар куркынычы кими. Су басуларга каршы комиссияләр һәр авыл җирлегендә төзелгән. Бигрәк тә, Бәркәтә, Түбән Кармалка авыл җирлекләре территориясендә хәстәрлек чараларын күрү мөһим. Аеруча балаларга күз-колак булырга, аларны яр буйларына җибәрмәү зарур. Куркыныч очрагында иң беренче чиратта үзең белән документларны алырга онытмаска кирәк.

Сүз уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе киңәшчесе, агроном Рауфан Шәйхетдинов әйтүенчә, быел кышын кырларда кар катламы калынлыгы 38 сантиметрдан артмаган, ә былтыр исә бу күрсәткеч 75 сантиметр ук булган.

Су ташу куркынычы янаган яки аннан зыян күргән очракта, шалтырату өчен экстрен хезмәтләрнең  телефон номерлары:

Марат Гомәров фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев