Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Балык Бистәсе районында бруцеллез чире табылган

Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы тыш утырышында район территориясенә бруцеллез чиренә юл куймауга кагылышлы мәсьәлә каралды.

2024 нче елда Кайбыч, Сарман, Яшел Үзән һәм күптән түгел генә Балык Бистәсе районнарында терлекләрдә бруцеллез очраклары турында сүз булган иде. Аннан алдарак Яңа Чишмә белән Әтнә дә шушы чиргә дучар булучылар исемлегенә эләккән иде

Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәислегендә үтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, мал сату-алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты. Киңәшмәгә район прокуроры һәм полиция бүлеге җитәкчесе дә чакырылган иде.

- Балык Бистәсе районындагы бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында бруцеллез чыганагы табылган. Әлеге хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләренең биоматериалын республика ветеринария лабораториясендә тикшергәннән соң, бруцеллез чире ачыкланган, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. -Бу хуҗалыкта 116 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 38ләп савым сыеры.

Бруцеллез буенча бүген Казахстан уңышсыз төбәк булып санала. Шуның өчен әлеге ил белән чиктәш булган Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләреннән терлек кертү тыела.

Алмаз Газыймов үз чыгышында бруцеллез чирләрен кисәтү, профилактикалау чаралары хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, терлек кертү республиканың Баш ветеринария идарәсе, ә терлекләрнең маршруты Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белән килештерелергә тиеш.

Шулай ук, район территориясенә алып кайтылучы һәр терлек карантин чараларын узарга тиеш: хуҗалыклар территориясенә керүче транспорт чараларына дезинфекция ясау зарур, терлекләр асрала торган урыннарга чит кешеләр кертү тыела, терлекчелек биналарына дератизация ясау мөһим. Яңа алынган малларны төп көтүгә кушканчы, аларны ветеринария хезмәтендә теркәү һәм карантинлау таләп ителә. Моның өчен терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре җавап бирә.

Бруцеллез йоктырган кешенең температурасы күтәрелергә, бизгәк башланырга мөмкин, кан тамырлары, йөрәк эшчәнлеге зарарлана.

Сыерларда үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу) очракларында әлеге авыруга шик төшә. Карындагы бозау 6-8 айлык вакытта төшә.

Бруцеллез авыруы кешегә авыру малның итеннән, сөтеннән, каныннан һәм сидегеннән эләгергә мөмкин. Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга кирәк.

Утырыш ахырында сөйләшүгә йомгак ясап, алда аталган чирне районга кертмәү өчен башкарылырга тиешле бурычлар буенча карар да кабул ителде.

Бруцеллез чиренә шик булган очракта, район ветеринария берләшмәсенә 2-51-70 телефон номеры буенча шалтыратырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев