Африка чумасын йоктырган хайваннар дәвалауга бирешми
Бүген Россиянең 20 өлкәсендә, шул исәптән безнең республикада да дуңгызларда африка чумасы чире буенча вазгыять катлаулы. Татарстанның 9 районында әлеге чирнең чыганаклары табылганлыктан, карантин кертелгән. 300 гә якын баш дуңгыз юк ителгән.
Безнең районда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда барлыгы 1000гә якын дуңгыз исәпләнә. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов аларны тизрәк суя башларга киңәш итә.
Бу турыда, районга килгәч, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең әйдәп баручы белгече Эмиль Шагимуллин да сөйләде.
-Хәл бик катлаулы. Африка дуңгыз чумасы буенча төп куркыныч безгә Самара өлкәсеннән һәм кыргый кабаннардан килә, - диде Эмиль Наилевич. – Әлеге чир тиз таралуы һәм хайваннарның массакүләм үлүе белән характерлана. Авыруның таралуын бары тик катгый карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин. Карантин астындагы дуңгызларның барысын да юк итәләр, түшкәләрен яндыралар. Алар асралган урыннар чистартыла. Әлеге урыннан 20 километр радиуста асралган дуңгызлар да, авыру билгеләре булу-булмауга карамастан, юк ителергә һәм түшкәләре яндырылырга тиеш. Шуңа да районда бер генә очрак теркәлсә дә, барлык дуңгызларны да юк итәргә мөмкиннәр.
Белгеч сүзләре буенча, чуманы булдырмас өчен шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәү, африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-икьтисадый, күчмә элемтә булдырмау сорала. Дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә, азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска кирәк. Хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска, һәр ун көн саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга киңәш ителә.
Дуңгызларның африка чумасы – аеруча куркыныч авырулар исәбенә керә торган йогышлы чир.
Кеше өчен дуңгыз чумасы куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки хайваннарда әлеге дәвалануга һәм вакцинага да бирешми.
– Авыруның беренче билгеләре күзәтелсә (дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, шәмәхә төстәге таплар пәйда була), аның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефоннар: 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54, - диде Алмаз Газыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев