Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Наши земляки

Югары Кәминкә тарихчысы бишенче китабын чыгарды

Югары Кәминкә авыллында гомер итүче ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның “Дәверләр һәм кешеләр” циклыннан өченче китабы дөнья күрде.

Әлегесе инде аның бишенче китабы. Соңгы басмасы Керкәле авылына багышланган. 288 битле китап 100 данә тираж белән басылган. Әлеге документаль китапны бастыру чыгымнарын Керкәле авылы халкы күтәргән, мәчет картларының да ярдәме зур булган.

288 битле китап 100 данә тираж белән басылган.
“Дәверләр һәм кешеләр” циклыннан басылган, Туймәт, Югары Кәминкә, Керкәле авыллары тарихын чагылдырган документаль өч китапта әлеге авылларның 1795 елдан башлап тарихы тупланган. Ә “Туймәтем – туган ягым” һәм Югары Кәминкә авылы турындагы “Хәтер җепләре” исемлеләре – фәнни-популяр китаплар.

Тарихчы китап язу эшенә 2000 нче елда керешә. Беренче – “Туймәтем - туган ягым” китабы 2010 нчы елда басыла.

-Китап язу эшенә керешүем кызык кына килеп чыкты. Иске мәктәптәге музейда җыелган материалларны күчергәндә әле анда, әле монда куярга туры килде, мин шуларны саклап калдым, - дип сөйләде Ясәви абый. – Әлеге  язмаларда авыллар тарихы тупланган. Китап язганда алар бик ярады, архивларда да күп йөредем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев