Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Узган елда Татарстан Республикасында илкүләм проект буенча 117 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

Узган елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Чаллыда 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелде.

Бу эшләргә 2,3 миллиард сумнан артык акча тотылды. Тагын бер белем бирү учреждениесе – Тукай районының Шилнәбаш авылындагы мәктәпне быел төзеп бетерәчәкләр. 

100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешенә 2022 елда 62,7 миллион сум юнәлдерелде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Илкүләм проект буенча Апас һәм Баулы районнарындагы мәктәпләрдә ике спорт залы ремонтланды. Әлеге максатка 2,9 миллион сум бүленгән иде. Үткән ел республикада 117 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге, «Кванториум» балалар технопаркы һәм «IТ-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге ачылды. Бу проектларны тормышка ашыру 216 миллион сумга төште.

Цифрлы белем бирү мохитен кертү өчен, мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңарту эшләре дә дәвам итә. Бүленгән финанслар (80,3 миллион сум) исәбенә, алар 1186 берәмлек компьютер һәм оештыру техникасы белән тәэмин ителде.

Тагын 14,3 миллион сум Казан һәм Әгерҗедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар укый торган ике мәктәптә психолог, дефектолог һәм логопед кабинетларына 283 берәмлек җиһазлар сатып алуга тотылды.

Моннан тыш, һөнәри белем бирү оешмаларындагы остаханәләргә 58,8 миллион сумга 402 берәмлек җиһазлар кайтарылды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X