Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лашман мәктәбе ремонтына 26 миллион сум акча тотылачак

Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар урнашкан өлешен капиталь ремонтлауга керешкәннәр.

Бу объектны төзекләндерүне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлап,  уку елын яңартылган мәктәптә башлап җибәрергә планлаштыралар.

-Әлегә биредә демонтаж-сүтү эшләре бара. Капиталь ремонтка 26 миллион 600 мең сум акча бүленгән, - диде мәктәп директоры Илфат Шәйдуллин. – Бина эчке яктан тулысынча яңартылачак - ишек-тәрәзәләр алмаштырыла, яңа электр үткәргечләре, су, канализация челтәрләре ясалачак, җылылык үткәргечләре яңартыла, стена, түшәм, идәннәр дә башка төс алырга тиеш. Бинаның түбәсе дә төсле калай белән ябылачак.

Төзелеш район башлыгы Рамил Айбатов контролендә,  шушы көннәрдә ул монда килеп эш барышы белән танышты.

Сүз уңаеннан, узган уку елында биредә 149 укучы белем алган, Лашманга 14 торак пунктыннан балалар килеп укыйлар. Коррекция сыйныфларында 34 бала исәпләнгән.

Эльмира Галәветдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев