Иске Кади мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Суда нинди микроорганизмнар яши? Электр җиһазларын ничек тоташтырырга? Иске Кади мәктәбе укучыларының боларны белү өчен мөмкинлекләре тагын да артты.
“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Иске Кади мәктәбендә табигый һәм технологик юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды. Гади генә әйткәндә, биредә химия-биология һәм физика кабинетларын ремонтлап, аларны заманча яңа җиһазлар белән баеттылар. Бу үзәк – район мәктәпләрендә унөченче. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рамил Айбатов та катнашып, укучыларга уңышлар теләде.
Бүген Иске Кади мәктәбендә 34 бала белем ала. 1 нче сыйныфка бер сабый килгән, 11 нче сыйныфта - дүрт укучы. Бирегә Якты Тау, Тукай поселокларыннан да йөреп укыйлар.
11 нче сыйныфлар биология дәресендә яңа тартмалардагы санлы лаборатория җиһазларын тиз арада барлап чыктылар. Микроскоп та “обкатка” үтте. Якты Тау егете Ришат Сафинга да яңа приборлар белән тәҗрибәләр үткәрергә мөмкинлекләр күбәя.
-Рәхмәт, хәзер дәресләрдә төрле тикшеренүләр ясап булачак. Хайван, үсемлек күзәнәкләрен карый алабыз. Безгә бу бик кызык, - ди ул.
-Чыннан да бу үзәкләр фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә, укучыларга фәннәргә кызыксынуны арттыра, - ди мәктәпнең химия-биология укытучысы Гүзәлия Хисмәтова.
Яңа ачылган физика кабинетында да приборлар урыныннан кузгалды. Укучылар барысын да капшап чыкты.
-Әйтик, мисал өчен генә, шушы яңа җиһазлар ярдәмендә, бигрәк тә, егетләргә электр приборларын ничек тоташтырырга, кулланырга кирәклеген өйрәтү ансатлаша, Гомумән, тормышта бик кирәкле әйберләрне өйрәнергә мөмкин. дәресләрне мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирә, - ди укытучы Резеда Локманова.
Марат Гомәров фотолары.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев